news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бала пособиесен алырга чыгып киткән ике бала анасы Зөлфия Янгирова югалган

Зөлфия соңгы тапкыр элемтәгә 30 мартта чыккан.

news_top
Чаллыда бала пособиесен алырга чыгып киткән ике бала анасы Зөлфия Янгирова югалган

Чаллының «Комсомольский» № 2 полиция бүлеге 1983 елгы Янгирова Зөлфия Кәүсәр кызын эзли. «Василиса» югалганнарны эзләү төркеме Зөлфияне табуда ярдәм итүне сорый.

Ул 30 мартта бала посоибесен рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә чыгып китә. Аннары ул үзенең хастаханәгә эләгүе хакында хәбәр итә. Бу хәбәреннән соң якыннары аның белән элемтәгә чыга алмый. Кесә телефоны өзелгән, үзенең кайда икәнлеге билгеле түгел.

Чаллы хастаханәләренә шалтырату нәтиҗә бирмәгән.

Аңа 35 яшь тирәсе, буе 165 см, чәчләре кара, күзләре коңгырт. Кызыл пуховик, караңгы зәңгәр башлыктан, кара итекләрдән. Кара сумкадан була, үзе белән документлар һәм акча алганы билгеле. Бер аягына аз гына аксый.

Элек беркайчан да югалганы булмаган, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмый. Өйдә әнисе һәм ике баласы белән яши.

Зөлфия турында мәгълүмат булса, 8 960 079 53 69, 37 98 86 номерларына шалтыратуны, яки Чаллыда югалучыларны эзли торган «Василиса» төркеменә язуны сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар