Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бакчасында сукбай этләр җыйган хатыннан күршеләре зарлана

Ольга Пучинина исемле хатын инде биш ел буена үз акчасына сукбай хайваннар асрый.

news_top_970_100
Чаллыда бакчасында сукбай этләр җыйган хатыннан күршеләре зарлана
Владимир Васильев

Чаллыда яшәүче хатын бакча йортында сукбай этләр һәм песиләр өчен приют ясаган. Бу хәл күршеләргә ошамый, алар сукбай этләр хуҗасыннан зарлана, яныйлар. «Татар-информ» агентлыгы шул хакта «Челны-ТВ» каналына сылтама белән хәбәр итте.

Ольга Пучинина инде биш ел дәвамында сукбай хайваннар асрый, үз акчасына ризык алып ашата. Ике ел элек ул бакчачылык ширкәте читендә урнашкан йортны сатып ала. Хәзер ул ире белән биредә яши, шунда ук сукбай этләрне дә җыя.

Ләкин күршеләрнең барысы да мондый хәл белән риза түгел. Башта этләр чит кеше бакчаларына кереп йөри башлый. Ольга сүзләренчә, бу проблеманы шунда ук хәл иткәннәр. Тик күршеләр тынычланмаган, алар Ольгага яный.

«Бөтен этләрне бәйгә куйдым, барысының да оясы бар. Инде хәзер этләр каты өрә дип әйтәләр. Коймага нидер сибеп киткәннәр, бер кырыен җимергәннәр, кыегайтканнар, видео төшереп алганнар. „Этләр ач утыра“, дип ялган хәбәр тараталар», — ди Ольга.

Челны-ТВ хәбәрчесе бу бакча йортына барган, этләр һәм песиләрнең чиста, сәламәт һәм тук булуы ачыкланган.

Ольгага ярдәм итүче волонтерлар сүзләренчә, этләр тыныч, дустанә, ләкин бакчага чит кеше кергәч өрәләр.

Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте (Россельхознадзор) вәкиле сүзләренчә, «бакча йортында хайваннар тотарга ярамый» дигән документ юк, шулай да аларны асрау буенча кагыйдәләр бар.

«Хайваннар әйләнә-тирәдәге кешеләр — фатирдагы күршеләр, якындагы участок хуҗалары — өчен уңайсызлык тудырырга тиеш түгел», — дип аңлаткан Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы Александр Литвинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100