news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда автобус тукталышыннан югалган хатынны өч көн эзлиләр

Аның үзе белән паспорты, карточкалары һәм телефоны булган.

news_top
Чаллыда автобус тукталышыннан югалган хатынны өч көн эзлиләр
https://pixabay.com/

Чаллыда 55 яшьлек Надежда Васильевна Хлебникова югалган. Ул өч көн элек өйдән чыгып киткән. Аны соңгы тапкыр автобус тукталышында күргәннәр. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Надежда Хлебникованы 19 мартта «Медгородок» тукталышында күргәннәр. Шуннан бирле аның хәбәре юк.

Ул караңгы-яшел төсле куртка, ачык-соры башлык, кара сапоги кигән, кара сумка тоткан. Бу 165 см чамасы, уртача гәүдәле.

Үзе белән паспорты, карточкалары һәм телефоны булган.

Надежда Хлебникова турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен телефон номерлары: полиция 112 яки туганнары 8960 078 9558.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар