Чаллыда авариядән соң, «Лада» салонында яшь кыз кысылып калган
Видео кадрларында машина янындагы ир-атның ачыргаланып кычкыруы ишетелә.
![Чаллыда авариядән соң, «Лада» салонында яшь кыз кысылып калган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/7/8/82ed47caf9b2247df347ebd791cf847cde093921984ee0d65daef3931301.jpeg)
Чаллыда КАМАЗ урымда 8 июнь көнне «Лада» машинасы кроссоверга бәрелә. «Лада» салонында бер кыз кысылып кала. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы шаһитларга сылтама белән хәбәр итте.
«Хэндэ» кроссовер һәм «Лада» машинасы бәрелешкәч, «Лада» эчендәге ике пассажир хатын-кыз имгәнә. Олы яшьтәге хаты һәм 18 яшьлек кыз. Кыз салонда тимерләр арасына кысылып кала.
![](/resize/750/images/uploads/news/2020/7/8/eb7db6c9f9956a85b209ff7bee98c2d9178d60647e3020eaf0cd106b85fa.jpeg)
Бу авария кадрлары социаль челтәрләрдә чыкты. Ватык машина янында бер ир-ат йөри, ул кычкыра, ярдәм сорый. Бу машина йөртүчеләрнең берсе булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.
![](/resize/750/images/uploads/news/2020/7/8/a222c296969e663c65880f8df92f7e653bc14c8a039f20211149669b9d40.jpeg)
Видео кадрларында ир-атның ачыргаланып кычкыруы ишетелә, машина ишеген тарткалавы күренә.
«Кызны урынга килгән коткаручылар гына машинада чыгара. Аны табибларга тапшыралар. Ашыгыч ярдәм кызны хастаханәгә алып китә. Авария сәбәпләре ачыклана», — дип сөйләгән шаһитлар.