Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 9 ел элек үтерелгән Василиса Галицынаны искә алганнар

Исән булса, Василисага быел 18 яшь тулган булыр иде.

news_top_970_100
Чаллыда 9 ел элек үтерелгән Василиса Галицынаны искә алганнар

«Челнинские Известия» журналисты Ляля Гайфутдинова 2013 елның 2 февралендә вәхшиләрчә үтерелгән Василиса Галицынаны искә алу чарасы хакында яза.

Кызга 20 февральдә 18 яшь тулган булыр иде.

«Челны.Василиса — поиск» төркеме Василисаның каберенә барып чәчәкләр салган.

Кызны җирләгәндә әтисе әйткән сүзләр һәркемнең күңеленә уелып калгандыр. «Балаларыгызны саклагыз. Әгәр сез аларны беренче урынга куймаган булсагыз, башка эшләр белән мәшгуль булсагыз, барысын да төзәтергә була әле».

Фаҗига 2013 елның 2 февралендә була. Җиде балалы гаиләдә яшәгән Василиса икенче класста укый. Кич хореография түгәрәгеннән кайтып барганда ул югала. Ул дүрт тирәсендә югала, сигездә әниләре полициягә мөрәҗәгать итә. Кыз җир асты юлы янында югалган булып чыга. Бераздан кызның сумкасы, киемнәре табыла.

4 февральдә таныш түгел автомобильне өстерәтеп чыгарган тракторчы да ачыклана. «Шевроле Нива» автомобилендә бер кыз утырган була. Тракторчы машина йөртүчедән кызның ни өчен йөзе кара көйгән булуын сорый. «Мәктәптә сугышкан» дип җавап бирә «Шевроле Нива» йөртүчесе.

Трактор йөртүче сүзләреннән чыгып, машина йөртүченең фотороботы ясала, аны автосервистагылар таный. Кызның мәктәп дневнигындагы бармак эзләре буенча җинаятьчене ачыклыйлар. 4 февральдә үтерүче — Үзбәкстаннан килгән 30 яшьлек Фаррух Ташбаев кулга алына. Аның автомобилендә кызның чәчләре табыла. 6 февральдә ул кызның мәетен — Чаллыдан 70 км ераклыктагы ермакны күрсәтә. Кыз көчләп һәм аркасына пычак кадап үтерелгән була. Югары суд Ташбаевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итә һәм Оренбург өлкәсендәге «Кара дельфин» колониясенә озаталар. Ул гаебен танымый, әлегә кадәр үзен аклауларын сорап хатлар яза.

«Үлем җәзасы юк икән, без бу карар белән риза», — дигән судтан соң «Челнинские известия» газетасына аның әтисе Александр Галицын.

Быелның 8 февраленнән педофил-рецидивистларны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы кертелде. 18 яшькә кадәрге балаларны көчләгән рецидивист (бу җинаятьне кабат башкаручы) шундый җәзага дучар ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100