Чаллыда 45 яшьлек хатынның мәете ике атна ваннада яткан
Күршеләре шикләнеп, полиция чакырганнар.
Чаллыда 50 комплекста яшәүчеләр бер фатирдан начар ис килүгә зарланып полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткәннәр, дип яза "Челнинские известия" газетасы.
Кичке 20:00 сәгатьтә килгән полиция хезмәткәрләре, ялгызы гына яшәгән 45 яшьлек фатир хуҗасының мәетенә тап булалар.
Суд-медицина экспертиза нәтиҗәләре буенча, ханым ике атна элек үлгән, мәет таркала башлаган була.
Үлем сәбәпләре мәетне ярып карагач кына билгеле булачак.