news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 35 яшьлек табиб вафат булган

Артем Курбатов Кама балалар медицина үзәгендә анестезиолог-реаниматолог булып эшләгән.

news_top

Чаллыда билгеле табиб, Кама балалар медицина үзәгенең анестезиолог-реаниматологы Артем Курбатов вафат булган. Аңа 35 яшь иде. Бу турыда үзәкнең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Артем Курбатов бу үзәктә 2017 елдан бирле эшли. Ул бик белемле белгеч иде, дип искә ала хезмәттәшләре һәм нәни пациентларның әти-әниләре.

Артем Курбатов Ижевск дәүләт медицина академиясен 2003 елда тәмамлаган. Татарстанга килгәнче ул Свердловск өлкәсендә, Удмуртиядә «анестезиолог-реаниматолог» булып эшләгән булган.

Мәрхүмнең үлеменең сәбәбе әлегә хәбәр ителми. Экспертиза нәтиҗәләре көтелә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар