news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 19 яшьлек егет югалган

Алексей 26 майда документларын алып чыгып киткән.

news_top
Чаллыда 19 яшьлек егет югалган
https://pixabay.com

Яр Чаллы шәһәрендә 19 яшьлек Алексей Лех югалган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте. Егетнең фотосы да шушы сайтта урнаштырылган.

Ул 26 майда өйдән чыгып киткән һәм шуннан бирле аның хәбәр-хәтәре юк. 

Алексей 25нче комплекста яши. Буе 185-190 см, чандыр гәүдәле, коңгырт күзле, аксыл чәчле.

Өйдән чыгып киткәндә аның өстендә караңгы төстәге бәйләнгән свитер, спорт трикосы, кара төсле кроссовки була. 

Алексей үзе белән чит ил паспортын, СНИЛС, смартфон һәм банк карталарын да алган.

Әлеге егет турында мәгълүматы булган һәркемнән 39-69-02, 39-66-57 номерларына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар