news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 17 яшьлек студент югалган

Чаллыда 17 яшьлек студент югалган

news_top
Чаллыда 17 яшьлек студент югалган
Чаллыда яшәүче 17 яшьлек егет югалган. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

Чаллы шәһәрендәге көллияттә укучы Семен Захаров 26\08 йортындагы фатирда яши. Кичә ул өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Хәзерге вакытта Семенның телефоны да эшләми.

Егетнең әнисе улын эзли. Ул кичә кичке уннар тирәсендә полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хатын улы белән каты талашкан булган. Шуннан соң егет өйдән чыгып киткән.

Әнисе сүзләренчә, Семен моңа кадәр ишекне шапылдатып чыгып киткәне булгалаган.

Семен турында мәгълүматы булган һәркемне шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә 02 номерына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар