Чаллыда 17 яшьлек үсмернең йөрәгенә пычак кадаганнар

Чаллы шәһәрендәге "Камаз" мәдәният йорты янында егетләр талашкан. Шул вакытта бер үсмернең йөрәгенә пычак кадаганнар. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.
Фаҗига 2 сентябрьдә кичке сигез тирәсендә була. Тикшерү версиясе буенча, 17 яшьлек үсмер белән 29 яшьлек ир-ат арасында җәнҗал чыга. Үсмер бу ир-аттан пычагын тартып алмакчы була. Шул чакта бу балага дошманы пычак кадый. Пычак нәкъ йөрәккә кереп китә.
Җинаятьтә шикләнелүче 29 яшьлек ир-ат тиз арада тоткарлана. Аңа карата "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.
Соңрак "Татар-информ" агентлыгы бу җинаять турында белешеп хәбәр итте. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында бу мәгълүматны раслаганнар.

"29 яшьлек ир-ат һәм 17 яшьлек үсмер егет урамда спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Бер мизгелдә алар талаша башлаган. Ир-ат пычак тартып чыгарган, үсмер исә аны алырга маташкан, ләкин булдыра алмаган. Шуннан соң ир-ат пычакны үсмернең күкрәгенә кадаган. Яраланган егет табиблар килгәнче үлгән", - дип сөйләгән "Татар-информ" агентлыгының үз чыганагы.