news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 17 яшьлек кызны берничә үсмер егет көчләгән дип шикләнәләр

Узган ялларда үсмерләр бер фатирда очрашкан.

news_top
Чаллыда 17 яшьлек кызны берничә үсмер егет көчләгән дип шикләнәләр
https://pixabay.com

Чаллыда өч үсмер егет 17 яшьлек кызны көчләгән дип шикләнәләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Агентлык чыганагы сүзләренчә, җинаять узган ялларда Яңа шәһәрдә була. Биш егет һәм кыздан торган төркем бер фатирда очрашкан. 15-16 яшьлек өч малай кызны интим мөнәсәбәткә мәҗбүр иткән.

Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүчеләр тоткарланган. «Көчләү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә бу хәбәрдә.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, кызны көчләгәч, егетләр качып киткән. Аларны тоткарлаганнар. Үсмерләрнең шәһәрнең ике мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укучы малайлар булуы ачыкланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар