Чаллы шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек Аделина Шәрипова югалган. Баланы инде өч көн эзлиләр. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Аделина 18 ноябрьдә өйдән чыгып киткән һәм хәзерге вакытта аның кайда булуы билгеле түгел.
Балага карап торышка 15 яшь, уртача гәүдәле, буе 165 см, күзләре коңгырт төсле, чәчләре кыска.
Югалган вакытта яшел төсле бәйләнгән башлык, кара төсле капюшонлы куртка кигән, кара чалбар, караңгы-зәңгәр ботинка кигән. Үзе белән көмеш төсле рюкзак.
Аделина турында белешмәсе булган кешеләргә 02 яки 37-90-10 номерларына шалтыратырга сорыйлар.
«Челнинские известия» сайтында баланың фотосы бар.