Чаллыда 14 яшьлек кыз бала табарга җыена
Яшь әнинең баласы төшү куркынычы булган, аны хастаханәгә китергәннәр.
Чаллыдагы бер мәктәптә укучы 14 яшьлек кызны хастаханәгә китергәннәр. Кыз йөкле була һәм аңа баласын алдан табу куркыныч яный. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
14 яшьлек укучы кыз әни булырга әзерләнә. Аның 30–31 атналык көмәне бар, диелгән әлеге хәбәрдә.
Яшь әнинең баласы төшү куркынычы булу сәбәпле, аны табиблар янына китергәннәр. Хәзер балага куркыныч янамый. Яшь әни табиблар күзәтүендә дәвалана.
Әлеге вакыйга белән балигъ булмаганнар эше буенча бүлек шөгыльләнә.