Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы зиратында табутны кабергә кадәр бер сәгать кар өстеннән сөйрәп барганнар

Чаллыда яшәүче Наталья Захарова зираттагы кар баскан юллардан зарланган.

news_top_970_100
Чаллы зиратында табутны кабергә кадәр бер сәгать кар өстеннән сөйрәп барганнар
Фото: "Челнинские Известия"

Чаллы зиратында табутны кабергә кадәр бер сәгать кар өстеннән сөйрәп барганнар.

Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз кеше җирләгәндә килеп чыккан авырлыклар турында социаль челтәрләрдә язган. Аның сүзләренчә, җәсәд салынган табутны кабергә төшергәнче зират буйлап кар өстеннән өстерәп алып барырга туры килгән. Чөнки шәһәр зиратында каберлекләргә илтә торган юллар кардан чистартылмаган. Бу хакта progorodchelny.ru сайта яза.

«Мин һәм минем гаиләм сугыш елларындагы шартларга охшаш хәлдә калды. Бүген әбиебезне җирләдек. Зираттагы тәртип, андагы юлларны чистарту өчен кем җавап бирә ул? Егетләр табутны тентка салып, кар көртеннән юл салып сөйрәп алып барды! Анда машина керерлек түгел. Табутны кабергә кадәр бер сәгатькә якын сөйрәп алып бардылар. Мондый кыргыйлыкка вафат булган кешеләр дә, аларны соңгы юлга озатучылар да лаек түгел», — дип язган Чаллыда яшәүче Наталья Захарова.

Ханым бу язмага зиратта төшерелгән видеоны да беркеткән. Дөрес, зиратта үзләренә карата әйтелгән тәнкыйть белән килешмиләр.

«Юлларны көн саен чистартабыз. Катафалк һәм машинада килгән туганнары керә алсын өчен төп каберлекләр янындагы юллардагы карны трактор белән эттерәбез, алга таба үзәк урамнардагы, соңыннан инде территориядәге төп юллардагы карны эттерәбез. Әгәр машина карда батып кала икән, тартып чыгарырга булышабыз, чөнки юллар тар бит. Һәм кабергә кадәр үк сукмакларны кардан чистарта алмыйбыз инде. техниканы кайдан ала алабыз, шуннан алырга тырышабыз — үзебезнекен дә кулланабыз, читтән дә сорыйбыз, ПАД һәм Горкоммунхоз да ярдәм итә. Шалтыратабыз, трактор сорыйбыз. Булдыра алганча тырышабыз, чөнки быел кар аеруча күп. Төнлә чистартып кына бетерәбез, көндез тагын кар баса. Зиратның иске өлешендә агачлар да үсә, коймалар тора, кар җыела. Әмма карны бер генә көн булса да чистарта алмасак, җирли алмаслар иде, чөнки кар күмеп китәчәк», — дип аңлатты «Челнинские известия» газетасына зират директоры Ришат Шәйхулов. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100