Чаллы ЗАГСына гадәти булмаган күлмәкле кәләш килгән - фото
Фата белән таҗ урынына кәләш чәчәкләрдән такыя кигән.
Чаллының Никахлашу сараенда гадәти булмаган тантана узган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Кунакларны кәләшнең күлмәге гаҗәпкә калдырган. Татьяна ак күлмәктән булмаган. Ул ачык яшькелт күлмәк сайлаган. Киемгә лаванда төсендәге чәчәкләр чигелгән. Фата белән таҗ урынына кәләш чәчәкләрдән такыя кигән.
«Кадерле никахлашучылар, сезнең тормышыгызда мәхәббәт һәм бәхет хисләре язгы умырзаялар кебек күпереп чәчәк атсын», — дип теләгәннәр кияү белән кәләшкә.