Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы җырчысы COVID-19 авыруын җиңгән һәм кабат сәхнәгә чыга башлаган

Чаллы педагогика көллиятендз вокал укытучысы булып эшләүче хатын һәм аның ире бергә авырыйлар.

news_top_970_100
Чаллы җырчысы COVID-19 авыруын җиңгән һәм кабат сәхнәгә чыга башлаган
Салават Камалетдинов

Чаллыда билгеле җырчы, Чаллы педагогика көллиятендә вокал укытучысы булып эшләүче Людмила Филиппова коронавирусны җиңүе турында «Челнинские известия» сайтына сөйләгән.

«Яңа елны өйдә каршылый алуыма сөенәм. Ай ярым җырламадым инде. Хәзер бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйм. Мин сирәк авырыйм, ләкин бу вирус мине яраткан профессиямнән аерды, миннән ирем дә авыру ияртте. Башта өйдә дәваландык, аннары хастаханәгә икебезне бер этажга салдылар. Тик без телефоннан гына аралашып тордык», — ди ул.

Ул пандемия башланганнан бирле битлек киюен, дәрестә аны иягенә төшереп укучылар белән аралашуын әйткән. 31 декабрьдә температурасы 37,6 градуска җитә, йөткерә башлый, тәне сызлый, хәле бетә. Аннары участок табибы телефоннан күрсәтмәләр бирә, Людмила корсагына үзе уколлар кадый башлый. Биш көн өйдә ятып хәл керми, гел начарлана гына. Аннары ковид белән авырып терелгән дуслары ярдәм итә, дарулар китерәләр.

Ире дә шундый ук симптомнар белән авырый. КТ ясагач, Людмиланың үпкәләре 15 процентка зарарлануы ачыклана, иренең нормада була, тик температурасы төшми. Аннары аларның сулыш алуы начарлана һәм хастаханәгә салалар.

Людмила кызыл зонада эшләүче табибларга рәхмәт әйтә.

Хастаханәдән чыккач та Людмила битлек киюен дәвам итә, сулыш гимнастикасы ясый, ире белән саф һавага йөрергә чыга, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100