news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы янында коточкыч фаҗига: әни кеше, аның ике баласы имгәнгән, бер баласы үлгән

Тагын бер машина йөртүчене хастаханәгә илткәннәр.

news_top
Чаллы янында коточкыч фаҗига: әни кеше, аның ике баласы имгәнгән, бер баласы үлгән

Бүген көндез Чаллы янында М7 трассасында коточкыч авария була. Бу турыда Татарстан прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Көндезге унбер тирәсендә Hyundai автомобиле белән йөк машинасы бәрелешә. Җиңел машинада өч бала һәм аларның анасы була.

Hyundai каршы як полосага чыга һәм «Валдай» йөк машинасына бәрелә.

Авариядә 11 яшьлек малай урында ук үлә. 14 һәм 3,5 яшьлек балалар — малай белән кыз имгәнә, аларны хастаханәгә алып китәләр.

Hyundai белән балаларның анасы идарә иткән. Ул үзе дә имгәнгән. Йөк машинасын йөртүчесе дә зыян күргән. аларны хастаханәгә китергәннәр. Әни кешене реанимациягә салганнар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, малай травмотология бүлегендә ята — аның умырткалыгы һәм кулбашы сынган. Кыз бала эче авыртуга зарлана, аны табиблар карый, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар