Чаллы урамында трусикчан гына хатын йөргән
Урамда шәрә хатын йөрүен күргән кешеләр "ашыгыч ярдәм" чакырган.
Урынга килеп җиткән табиблар өстендә трусигыннан кала берни булмаган 40 яшьлек хатынны күргәннәр.
Аны тиз генә юрганга төреп алып киткәннәр.
Якынча мәгълүматлар буенча, бу хатын наркотиклардан исерек булырга мөмкин, дип хәбәр итә "Челнинские известия" сайты. Аны наркология диспансерына алып киткәннәр.