news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы театрында уйнаучы ике артист өйләнешкән — фото

Театрның яшь артистлары Фирдүс Сафин һәм Зөлфия Галиуллина никах укыткан.

news_top
Чаллы театрында уйнаучы ике артист өйләнешкән — фото
https://www.instagram.com/chelnyteatr/

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы драма театры артистлары Фирдүс Сафин һәм Зөлфия Галиуллина никах укыткан. Бу хакта театрның инстаграм сәхифәсендә хәбәр итәләр.

«Никахыгыз озын гомерле булсын, тормыш сукмагыннан тигез һәм матур итеп атлагыз. Бәхетле булыгыз», — дип язган Фирдүс белән Зөлфиянең сәхнәдәшләре.

«Котлыйбыз», «Искиткеч пар, күз тимәсен», «Гомерегез бәхетле, бәхетегез гомерле булсын. Пар канатлар булып яшәгез», — дип, изге теләкләргә инстачылар да кушылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар