news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы театры артисты Ләйсән Нургалиева дүртенче баласын тапты

Ләйсән Нургалиева бу театрда 24 ел эшли.

news_top

Чаллыдагы татар драма театры артисты Ләйсән Нургалиева дүртенче тапкыр әни булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Артистның дүртенче баласы — кыз, ул 3895 грамм авырлыкта, 52 см озынлыкта туган. Балага Сәмирә дип исем кушканнар.

Ләйсән Нургалиева Чаллы театрында 24 ел эшли. Ирен дә биредә очраткан. Ул сәхнә яктыртучы булып эшли. Ләйсән сәхнәдә бәхетсез хатыннар ролен уйнавын, көндәлек тормышта максималь дәрәҗәдә бәхетле булырга тырышуын сөйләгән.

Аның олы баласы иҗади сәләтен күрсәтә башлаган инде. Уртанчы кызы актерлыкка хирыс икән. Ә уллары исә спортны якынрак итә, футбол белән шөгыльләнә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар