news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы театры артистлары кавыша: Винер Фәйзуллин Зәринә Шәвәлиевага тәкъдим ясаган

Бәхетле Зәринә Шәвәлиева «әйе» дип җавап кайтарган.

news_top
Чаллы театры артистлары кавыша: Винер Фәйзуллин Зәринә Шәвәлиевага тәкъдим ясаган
https://www.instagram.com/chelnyteatr/

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Яшь йөрәкләр» спектакле тәмамлану белән тамашачыларны гаҗәпләндергән бер матур вакыйга булган. Театрның яшь артисты Винер Фәйзуллин йөргән кызы, шул исәптән сәхнәдәше Зәринә Шәвәлиеваны чакырып аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Бу хакта театрның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итәләр.

Винер сөйгәненә йөзек һәм бер кочак кызыл розалар бүләк иткән. Мондый борылышны көтмәгән Зәринә сөенеченнән елап җибәргән һәм «әйе» дип җавап биргән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар