Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы табибын атып үтергән Мисбах бабайны иреккә чыгаруга каршы имза җыя башлаганнар

Табиб-травматолог Андрей Железновны атып үтергән Мисбах Сәхәбетдиновны аклауга каршы оештырылган онлайн-петицияне 180 кеше имзалаган. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы хәбәр итә.

news_top_970_100
Чаллы табибын атып үтергән Мисбах бабайны иреккә чыгаруга каршы имза җыя башлаганнар

Имза җыюны Яр Чаллы, Казан һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр, хәтта чит ил кешеләре дә хуплаган.

Россия Президенты Владимир Путин исеменә язылган мөрәҗәгать текстын тәкъдим итәбез.

"Татарстанның җинаятьчеләрне аклау мәсьәләләре буенча комиссия, 87 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновны иреккә чыгару турындагы гаризаны кабул итте. Ул Яр Чаллыда, табиб-травматолог Андрей Железновны  кул таягыннан ясалган мылтыктан атып үтерде. Шул ук вакытта табиб Зелендинов 9 елга ирегеннән мәхрүм ителде, ул шәфкать туташына суккан исерек пациентны саксызлык буенча үлемгә китерүдә гаепле дип табылды. Табиб меңләгән гомерләре саклап кала, үз көчен исәпләп бетермичә, кешегә суга һәм аны 9 елга төрмәгә утырталар. Сәхәбетдинов алдан уйлап, әзерләнеп, табибны үтерә, шуңа да карамастан, аңа 6 ел гына бирәләр. Табибны иреккә чыгарыгыз, үтерүчене түгел!"

"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, комиссия Мисбах Сәхәбетдиновның өлкән яшьтә икәнлеген, сәламәтлеге белән проблемалары булуын исәпкә алган. Шулай ук, пенсионер зыян күргән якка матди ярдәмне тулысынча түләгән. 

Алга таба комиссия аклау турындагы документларны Татарстан Республикасы Президентына җибәрәчәк, аннан соң Россия Президенты исеменә җибәреләчәк. 

Искәртеп үтик, Тукай районы, Яңа Мусабай авылында ялгыз яшәүче Мисбах Сәхәбетдинов, 2015 елның декабрендә, 4 номерлы поликлиниканың ишек төбендә табиб - травматолог Андрей Железновка, кул таягыннан үзе ясаган коралдан ата. 

Канлы конфликтның сәбәбе - М. Сәхәбетдинов табиб бүлмәсенә баш киеменнән, түбәтәйдән кергән була. Гаепләнүче сүзләренә караганда, табиб баш киемен салуны таләп итә, Сәхәбетдиновка бу ошамый. Ул, корал ясый һәм табибны атып үтерә.

Гаепләнүчене, 6 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы төзәтү колониягә җибәрелде. Шулай ук, суд гаепләнүчедән, һәлак булган табибның студент кызына, 300 мең сум күләмендә матди зыян түләттерә. 

Кул таягыннан ясалган мылтыкны Чаллы тикшерүчеләре Казанга - Татарстан Республикасының Тикшерү комитеты каршындагы музейга җибәргән. Кагыйдә буенча, суд карарыннан соң дәлил юкка чыгарылырга тиеш. Ләкин бу корал өчен искәрмә ясаганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100