news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы табиблары магнитлы кырык шар йоткан баланы коткарган

«Вак детальләрдән торган уенчыклар алмагыз. Төймәләр, энәләр, ярмалар, тәңкәләр, батарейкаларны күз уңыннан алыгыз», — ди табиб-хирург.

news_top
Чаллы табиблары магнитлы кырык шар йоткан баланы коткарган
https://pixabay.com

Кама балалар медицина үзәгенең (КБМҮ) балалар хирурглары кечкенә пациентның ашказаныннан магнитлы 40 шар чыгарды. Пациентка эндоскопик операция ясалды. Үткәрелгән дәвалаудан соң бала канәгатьләнерлек хәлдә өенә озатылды, дип хәбәр итте Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Бу — КБМҮдә теркәлгән икенче шундый очрак. Моңа кадәр магнитлы 13 шар йоткан кызны коткарган булганнар. Ул очракта магнитлар ашказаны-эчәклек тракты буйлап уза, бер-берсенә тартылып, эчәклек тирәсендә чылбыр хасил була.

«Эчәклек тукымаларына басым булып, тишекләр хасил булырга, эчәклек эчендәге матдәләр корсакның эчке органнары арасындагы куышлыкка чыгарга мөмкин. Бу, үз чиратында, перитонитка, ягъни җитди ялкынсыну процессына китерә. Вакытында мөрәҗәгать ителмәсә, баланы коткарып калып булмау да ихтимал. Шуңа күрә тиз арада дәвалау өчен стационарга килү бик мөһим», — дип КБМҮнең Балалар хастаханәсенең табиб-хирургы Дамир Хуҗин.

Табиблар кечкенә балаларның әти-әниләрен игътибарлы булырга һәм аларны караучысыз калдырмаска өнди.

«Вак детальләрдән торган уенчыклар алмагыз. Төймәләр, энәләр, ярмалар, тәңкәләр, батарейкаларны күз уңыннан алыгыз», — дип мөрәҗәгать итте ата-аналарга КБМҮнең балалар табибы-хирургы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар