Чаллы стюардессасын үтергән ир ни өчен кызга кул салуын әйткән
Чаллы стюардессасын үтергән ир ни өчен кызга кул салуын әйткән
Мәскәүдә яшәгән Чаллы кызын - стюардесса булып эшләгән 23 яшьлек Альбина Мөхәммәтҗанованы үтергән ир - 25 яшьлек Никита Денин гаебен таныган. Бу хакта "Рен ТВ" хәбәр итә.
Чаллы кызын Мәскәүдәге кунакханәләрнең берсендә таптылар. Буып үтерелгән кыз мәете яртылыш су тутырылган ваннада була. Ул киенгән була. Альбина белән бергә номерны арендага алган ир - Никита Денин, тагын берничә көн өчен түләп, кунакханәдән чыгып качкан була. Әмма аны бераздан кулга алалар.
"Рен ТВ" каналы хәбәр итүенчә, яшьләр берничә ай очрашып йөргән. Алар талашкан да, дуслашкан да.
"Гадәти бер егет. Бераз сәеррәк. Бик нык сөйләшергә ярата. Никита БДСМ (җенси мөнәсәбәтләрдә рольле уеннар - парларның берсе икенчесен газаплау белән бәйле) ярата иде, бу хакта гел сөйләде , бәйләп түшәмгә элеп куюлар турында сөйләшергә ярата иде", - дигән кызның танышы егет турында.
Никита әйтүенчә, ул кызны кызып киткәндә буып үтергән. "Альбина Мөхәммәтҗанованы ялгыш үтердем, моңа аның хыянәтенә бәйле гауга сәбәпче. Гадәти очрашу иде, төн уртасында мин аның язышуларын укыдым. Аннары шул мин әйткән әйберне (ягъни хыянәтен) ачыкладым", - дигән Денин.
"Комсомольская правда" Альбинаның танышы Марина белән сөйләшкән. Никита кызны инде өч ай элек буган булган. Кызның хәтта борыныннан кан киткән. Ул полициягә гариза язмаган, әмма егет белән 1,5 ай аралашмыйча торган. "Ул ниндидер таблеткалар эчә иде", - дигән ул. Кыз сөйләвенчә, Никита йөргән кызының хыянәт итәме-юкмы икәнен карта салып тикшерә торган булган.Бу фаҗига - Альбинаның әнисе Рамилә өчен икенче югалту. Ике ел элек аның 14 яшьлек улы балалар мәйданчыгында егылып башын бәрә һәм һәлак була. Альбинаның кыз туганы Ландыш әйтүенчә, ул аларга акчалата ярдәм итеп яшәгән. Кызның тагын бер энесе - Әмир бар.