news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы режиссеры Владислав Трошкин 48 яшендә вафат булган

Владислав Трошкинның 15 һәм 11 яшьлек ике кызы ятим калган.

news_top
Чаллы режиссеры Владислав Трошкин 48 яшендә вафат булган
Владимир Васильев

Чаллы режиссеры Владислав Трошкин 48 яшендә вафат булган. Мәрхүмне иртәгә, 24 сентябрьдә, җирлиләр Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Владислав Трошкин Алабуга Үзәк районы хастаханәсендә дәваланган.

«Мин Владиславның авырганын белә идем. Кызганычка каршы, ул вафат. Әлеге генә аны соңгы юлга озату турында сөйләштек. Аны иртәгә шәһәр зиратына җирлиләр», — дип сөйләгән «Татпроф» вәкиле Марина Ломаева.

Мәрхүмнең 15 һәм 11 яшьлек ике кызы ятим калган.

Владислав Трошкин Мәскәүдә Телевидение һәм радиотапшырулар гуманитар институтын тәмамлаган. Чаллыда телевидениедә продюсер булып эшләгән, аннары шәһәрдә һәм республикадагы зур предприятиеләр турында фильмнар төшерү белән шөгыльләнгән. Чаллы турында «Гумус» фильмын эшләгән. Соңгы тапкыр «Татпроф» компаниясе өчен фильм төшергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар