Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы моргында шок кичергән америкалы АКШ моргыннан туры эфир ясаган

Онлайн-трансляция оештыручыны Чаллыда яшәүчеләр сораган булган.

news_top_970_100
Чаллы моргында шок кичергән америкалы АКШ моргыннан туры эфир ясаган

Чаллыда яшәгән Вячеслав 27 ел элек АКШка күченеп киткән. Ул хәзер АКШ гражданины белән хушлашу мәрасимен туры эфирда күрсәткән.

Вячеслав Чаллыга туганын җирләргә кайткач, шок кичереп киткән булган. Шуңа күрә АКШтагы мәрасимнән туры эфир ясау фикере туган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Америкада ничек җирләгәнне күрсәт, анда тагын да начаррактыр, дигән комментлар булды. Мин сезнең үтенечне канәгатьләндерәм. 40 яшьлек танышым рактан үлде. Хатын, ике бала анасы. Ул рус эмигранты, безнең шәһәрдә яшәгән иде», — ди Вячеслав.

Юна исемле хатын белән хушлашу җирләү йортында уза. Бу — ябык, якты бина, биредә туганнар һәм дуслар өчен урындыклар куелган. Мәрхүмнең табуты зал уртасында тора, янында веноклар, чәчәкләр. Шунда ук рояль бар, анда рус композицияләрен башкаралар. Мәрасимне алып баручы җитәкли. Туганнары хушлашу сүзләрен микрофонга әйтә ала.

Аннары табутны катафалк зиратка алып китә. Кабер өстенә чатыр куелган, туганнар өчен урындыклар бар. Кабер янында ясалма газон җәелгән.

«Чокырга бетон тартма ясалган, табут шунда куела. Вирджиния штаты законнары буенча, табутны җиргә урнаштыру тыела. Чөнки зират шәһәр эчендә урнашкан. Кеше таркалганда зарарлы матдәләр грунт суларына чыгарга мөмкин. Америкалыларның күбесенең эчә торган су өчен скважинасы бар», — ди Вячеслав.

Туганнар ашыкмый, алар таралышкач, җирләү йорты хезмәткәрләре табутны бетон тартмага куя, ябалар һәм кабергә төшерәләр. Каберне трактор белән күмәләр, өстенә газон чирәме утырталар, диелә хәбәрдә.

Вячеславның Чаллы моргында күргәннәрен «Челнинские известия» сайтында укырга була. Вячеслав язуынча, моргта коточкыч хәлләр. Сервисны ул артта калган илләр хәлендә дип яза. Кечкенә генә залга күп кеше кереп тулган, теркәүчеләр кеше исемнәрен кычкырып әйтеп, туганнарын чакыра. Шунда ук алъяпкыч япкан һәм перчатка кигән паталогоанатомнар кешеләрне куркытып йөргән. Вячеслав мәетләрне бирү «кыргый шартларда» дип яза. Урамга мәетне бөтен кеше каршына чыгарып, кемнең туганы икәнен ачыклау аны куркыткан. Вячеславның үги әтисен регистратурада эшләүче хатын башыннан тотып борган да «сезнекеме?» дип сораган. Бу террористларны ачыклау рәвешендә, ди Вячеслав. Аннары аны «бәрәңгене капчыкка салган кебек» табутка салганнар.

Үги әтисен иягенә кадәр тупас итеп ярган булганнар, ул дәрәҗәдә тупас кирәкмәгенен табиблар да таныган. Вячеслав сигездә беренче яртыга кадәр басып торган. Бинада бәдрәф тә, эскәмияләр дә юк икән. Мәйдан тәмәке төпчекләре белән тулган, газоннарда чүплек, ди ул.

Вячеславны мәетләргә булган хөрмәтсезлек шаккаттырган. Аларга мөнәсәбәт шлакка караган кебек, ди ул. Мәетләрне тапшыра торган платформа югарыда, кешеләр аста икән, шуңа да табутка хатын-кыз мәетне салганда аның эчке киемнәре күренгән. «Этика һәм туганнарга хөрмәт юк», ли ул.

«Ватаным өчен оят, XXI гасырда шул дәрәҗәдә артка калганлык. АКШта мин моның бер процентын да күрмәдем», — ди ул.

Вячеслав җитәкчелек белән сөйләшмәкче булган, әмма ул сөйләшеп тә тормаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100