news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы-Әлмәт юлында егетләр утырган машина коточкыч авариягә эләккән - фото

Җиңел машинада утырып барган 24 яшьлек егет һәлак булган.

news_top
Чаллы-Әлмәт юлында егетләр утырган машина коточкыч авариягә эләккән - фото

Татарстан юлында фура белән җиңел машина бәрелешкән. Авариядә 24 яшьлек егет һәлак булган. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Юл һәлакәте Зәй районында Чаллы-Әлмәт юлының 51нче километрында була. 23 яшьлек егет идарә иткән «Лада» җиңел машинасы каршы як полосага чыгып китә һәм каршыга килүче «Скания» автомобиле белән бәрелешә.

Йөк машинасына бәрелгән «Лада» юл кырыена төшеп китә. Шуннан соң машина йөртүче һәм 28 яшьлек пассажир ир-ат имгәнә. «Лада»да утырган 24 яшьлек һәлак була. Бу егетнең куркынычсызлык каешын эләктермәгән булуы билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар