Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы кызының фаҗигале үлеменә нәрсә сәбәп булган: тикшерү версиясе

Яр Чаллының Сидоровка бистәсендә һәлак булган 13 яшьлек кыз үлеме турында яңа мәгълүмат билгеле булды.

news_top_970_100
Чаллы кызының фаҗигале үлеменә нәрсә сәбәп булган: тикшерү версиясе

9 мәктәпнең 7 сыйныф укучысы  өчен җәйге каникуллар фаҗига белән тәмамланды. Яшьтәшләре белән башта ул урамда уйный, аннан соң алар 9 катлы йортның бишенче подъезд чормасының ачык ишекләре аша йорт түбәсенә менәләр. Беренчел мәгълүматларга караганда, яшүсмерләр селфи ясарга теләгәннәр.

Кыз өстән 9 кат балконы козырегына сикерергә тели. Әмма әллә тотынып кала алмый, әллә башка сәбәп – ул аска мәтәлә. Бу мизгелне аның дуслары күрмичә кала. Настя ычкынып китә һәм дус кызларының, подъезд янында җыелып торган кешеләрнең күз алдында, тугызынчы каттан егылып төшә. “Челнинские известия” газетасына сөйләгән шаһит кызның ашыгыч ярдәм килгәнче әле исән булуын әйтә. Имгәнгән кыз ашыгыч ярдәм хастаханәсендә 16 сәгатьтә вафат була.

“Челнинские известия” ачыклаганча, соңгы вакытта кыз әбисе белән Сидоровка бистәсендә яшәгән. Кыз баланың үлеме буенча, РФ Җинаять кодексының “Саксызлык буенча үлемгә китерү” 109 маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Күп катлы йортта эксплуатация куркынычсызлыгын тәэмин итүче вазифаи затларның эшчәнлегенә хокукый бәяләмә биреләчәк. Тикшерү эше дәвам итә.

Кызның әнисе төнлә социаль челтәрдә язма урнаштырган (авторның орфографиясе һәм пунктуациясе сакланды):

«Вот и нет больше тебя с нами моя девочка, как ты так могла покинуть нас?!? Солнышко наше маленькое, зачем же ты покинуло нас??!?? Что же ты наделала???? Как же мы теперь без нашей мелкой Настеньки??? Было две, а теперь осталась, только одна».

«Девочка моя как же так???? Мы до сих пор не можем это осознать, ни папа,ни я, ни Настя, солнышко наше что же ты наделала? Мы любим и помним тебя»…

Укытучыларының сүзләренә караганда, кыз киң күңелле һәм аралашучан була. Мәктәптә яраткан дәресе физкультура булган, кыз спорт секциясендә дә шөгыльләнгән. 1 сентябрьдә ул җиденче сыйныфка барырга тиеш була.

Кызны иртәгә шәһәр зиратында җирләячәкләр. Настяны соңгы юлга туганнары, классташлары һәм педагоглары озатачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100