Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы кызы Гөлназ Акбашева: "Биисем килә, ләкин инвалид коляскасында түгел"

Коляскадагы биюләр буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы булган Чаллы кызы Гөлназ Акбашева үзенең катлаулы тормыш юлында чираттагы җиңүен яулады.

news_top_970_100
Чаллы кызы Гөлназ Акбашева: "Биисем килә, ләкин инвалид коляскасында түгел"

Бу юлы ул Казаннан Идел буе спорт, туризм һәм физик культуры академиясен тәмамлау турындагы диплом белән кайтты. Укуы, хәзерге вакытта ни өчен бию белән шөгыльләнмәве һәм үзенең хыяллары турында Гөлназ «Челнинские известия» газетасына сөйләде.

Һәрвакыт көләч йөзле Гөлназ Акбашева зарланып ята торганнардан түгел. Соңгы ике елда уку вакытында Казанда яшәгәндә шәһәр буйлап инвалид коляскасында укырга йөрергә туры килсә дә, һич зарланмый.

«Минем юнәлеш - «туризм», уку авыр бирелмәде, - дип сөйли Гөлназ. - Ләкин укытучылар миңа «поблажкалар» ясамадылар, имтиханнар вакытында да башкалар белән тигез дәрәҗәдә сорадылар. Профессорлар лекцияләре, башкала табиблары белән аралашу үземнең сәламәтлек белән булган проблемаларга икенче күзлектән карарга ярдәм итте. Мин башкача яшәргә өйрәндем: агымга каршы барырга һәм һичшиксез аякка басарга.

Имгәнү алгач, дөньяга башкача карый башладым

Гөлназ сүзләренчә, ул 18 яшеннән бирле инвалид коляскасында. ИНЭКАда уку елы башланырга бер генә көн кала ул авариягә очрый: руль артында булган курсташ егете идарәне югалта һәм юл читендәге баганага барып бәрелә. Алгы утыргычта куркынычсызлык каешларын эләктереп утырган Гөлназ гына зыян күрә. Операцияләр Гөлназга гадәти тормышка кайтырга ярдәм итми, аңа укуын ташларга туры килә. Ләкин ул төшенкелеккә бирелми: рәсем ясый башлый, инглиз телен өйрәнә, чигә һәм күп укый. Шулай ук, заманча һәм көнчыгыш биюләр белән кызыксынуы да ярдәм итә: ул музыканы кушып, инвалид коляскасында утырган килеш бии башлый.

Очраклылык Чаллы кызына танылу алырга мөмкинлек бирә. 2011 елда STS спорт-бал биюләре клубының «Танцы на колясках» социаль проектында беренче катнашучы була һәм «комби» (биюдәге бер партнер инвалид коляскасында утыручы) стилендә чыгышлар ясый башлый. Нәкъ менә көнчыгыш биюләренә булган мәхәббәт аңа тиз арада вальс, фокстрот һәм танго биюләрен үзләштерергә ярдәм итә. Ә соңыннан Виталий Морозов һәм Гөлназ Акбашева дуэты чит ил һәм Россия күләмендә уздырылган ярышларда чын мәгънәсендә шаккаткыч була. Тренировкалардан бары тик ярты ел гына узган булса да, яшь биючеләр Мәскәүдә узган Россия чемпионатында бронза медальгә ия булалар, соңыннан Кытайда һәм Голландиядә Дөнья Кубогында һәм Япониядәге Дөнья чемпионатында алтын медаль яулыйлар. Аеруча да истә алганы - Сочида кышкы Паралимпия уеннарын ябу тантанасында катнашу була.

«Минем тормыш тулысынча үзгәрде: мин башкалардан качып, үз бүлмәмдә бию белән генә чикләнмәдем, - дип елмая Гөлназ. Минем партнерым Виталий – иң яхшысы. Аның белән бик җиңел булды – ике арада бервакытта да аңлашылмаучанлыклар чыкмады. Тренер Таһир Абуталиевичка рәхмәт, без үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнебезне күрсәттек. Әлбәттә, авыр булды – миңа коляска белән бергә хәрәкәтләнергә өйрәнергә туры килде, партнерның аягына басмыйча, аның белән идарә итәргә туры килде.


Партнерсыз

Ләкин тормыш бер урында гына тормый. Виталий Морозов өйләнә һәм аның хәзер үз тормышы. Сәүдә-технология институтын тәмамлаганнан соң ул зур оешмада эшли. Танылган пар таркала һәм хәзерге вакытта Гөлназ үзе генә.

«Мин ярышларны телевизор аша күзәтеп барам, үземнең чыгышлар алдыннан ничек дулкынланганымны искә төшерәм – бу онытылгысыз хисләр, - дип уртаклаша Гөлназ. Ярышларда төшкән фото-видеоларны елмаеп карыйм. Дуслар белән үзебезнең чыгышлар турында фикер алашып, күңелле итеп уздырган кичләр искә төшә. Бервакыт ярышлар вакытында Виталий белән квикстеп биедек, шунда башка пар белән бәрелештек, коляскалар ауды һәм без икебез дә егылдык. Икенчесендә, минем күлмәкнең итәге коляска тәгәрмәченең энәләренә уралды һәм шуның аркасында без медальсез калдык. Мондый уңышсызлыклар безне шактый чыныктырды.

Биюләр ярдәмендә кыз дөнья күрә

«Авариягә очраганчы минем бер тапкыр да чит илгә чыкканым булмады, хәтта самолетта да очканым юк иде, - дип сөйли Гөлназ. - Мәскәүне дә беркайчан да күрә алмам дип уйлаган идем. Нәтиҗәдә мин Голландиядә, Япониядә, Сербиядә, Польшада, Кытайда булдым. Анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөнәсәбәт яхшы. Бар җирдә дә киң ишекләр, уңайлы лифтлар, урамдагы кешеләр дә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Голландиядә бернинди проблемасыз урамнарда йөрдек, анда коляскадагы кешеләргә гадәти кешегә караган кебек карыйлар һәм коляскадагы биюләр – спорт түгел, ә ял итү кебек кабул ителә. Безнең илдә, кызганычка каршы, башкачарак мөнәсәбәт: еш кына кешеләр миңа текәлеп карап кала, миңа уңайсыз, күңелдә авыр булып кала.

Гөлназның тренировкаларга 9 катка ничек күтәрелүе турында оныту мөмкин түгел, ул вакытта лифт 8 катта гына эшләгән. ГДТиМ та STS клубы урнашкан була, күп еллар анда да лифт булмый, һәм кызны цоколь катында урнашкан бию залына кулга күтәреп алып керәләр. Бегишево аэропортында, махсус лифт урнаштырганчы, самолетка Таһир Мәүләветдинова яки Виталий Морозов күтәреп алып менгәннәр.

STS клубында Гөлназны яхшы күңелле булганы өчен түземсезлек белән көтәләр.

«Конкурсларда тамашачылар һәм профессиональ жюри безнең нәзакәтле Гөлназга һәрвакыт игътибар итә иде, - дип горурлык белән сөйли тренер Таһир Мәүләветдинов. - Ул талантлы, аның тренер булып эшли алачагына да шигем юк – аның тәҗрибәсе бик зур. Теләге булса үзе генә дә, партнер белән дә бии ала – без аңа яңа партнер билгели алабыз.

Инвалид сүзен ничек онытырга?

Гөлназ үзендә булган энергия белән гаҗәпләндерүдән туктамый. Казанда яшәгән вакытта машина йөртү таныклыгы алырга да өлгерә, хәзер исә машина аларга ниятли. Профессиональ рәвештә пауэрлифтинг белән шөгыльләнгән – Россия чемпионатында ике алтын медаль яулый.

"Миңа үземне төрле өлкәләрдә сынап карау ошый, - дип уртаклаша оптимист Гөлназ. - Ләкин хәзер үземнең сәламәтлек белән ныклап шөгыльләнәм. Минем максат - «инвалид» сүзен оныту. Табиблар, коляска турында оныту мөмкинлеге бар диделәр – бу тренерлар һәм бию белән шөгыльләнү нәтиҗәсе. Туганнарыма һәм дусларыма миңа ярдмәм иткәннәре, терәк булганнары өчен рәхмәтлемен. Аларның миңа булган ышанычы, кабаттан йөри алачагыма өметемне арттыра гына.

Ә биюләр белән ничек соң? Спорт-бал биюләре буенча спорт мастеры алар турында гомерлеккә онытырга булганмы?

«Минем бик тә эшлисем килә, рәхәтләнеп балаларны өйрәтер идем, - дип бүлеште үзенең теләкләре белән Гөлназ Акбашева. - Ләкин үзем бию белән шөгыльләнергә уйламыйм. Кабаттан коляскасыз яшисем килә. Еш кына бер үк төрле төш күрәм: мин матур күлмәктән, аягымда үкчәле түфлиләр һәм зур залда биим икән. Бу бәхетле көн килер дип өметләнәм».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100