Чаллы кызы Дания Шәрипова «Краса России» бәйгесендә беренче вице-мисс титулын яулаган
Матурлык бәйгесе Сочи шәһәрендә узган.
Чаллы кызы Дания Шәрипова «Краса России» матурлык бәйгесендә катнашып, беренче вице-мисс титулына лаек булган. Җиңүчеләрне бүләкләү Сочи шәһәрендә узган. Бу хакта «Новости Набережные Челны» инстаграм сәхифәсендә язганнар.
Дания Шәрипованың моңа кадәр «Супермодель Татарстана-2018» һәм «Краса Татарстана-2019» бәйгеләрендә җиңү яулаганы булган инде.
Илнең иң матур кызы исеме өчен Россиянең төрле почмакларыннан килгән 50 чибәркәй көч сынашкан.