news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы кызы Америкада Джокер ролен башкарган — видео

26 яшьлек актриса баскычта бии. Быел «Оскар» премиясе алган Хоакин Феникс та нәкъ шушы баскычта чыгыш ясаган булган.

news_top

Чаллыда туып үскән Альбина Кабалина Нью-Йорк шәһәрендә видеороликта төшкән һәм Джокер ролен башкарган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Һәрберебез шаярырга ярата. Бу видео ялгызлык, куркуларыбыз, үз-үзебезне бетерүебез, шушы халәтне ничек итеп үзгәртә алуыбыз турында. Авырлыклар белән очрашудан курыкмагыз. Бетү турында фактны кабул итегез. Феникс кошы кебек кабат-кабат барлыкка килегез. Хоакин Фениксны «Оскар» алуы белән котлыйм», — дип язган ул ролик янына.

Альбина Кабалина Олег Табаков мәктәбе каршындагы көллиятне тәмамлаган. Бу көллияткә ике мең кешедән 27 кешене генә сайлап алганнар. Былтыр ул Анастасия Ивлеева белән бер фильмда төшкән, күптән түгел АКШка киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар