Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы кешесе музыка кычкыртканга кисәтү ясаган күршеләренә пычак кадаган

Ир-ат үз әтисен үтергән өчен төрмәдә утырып чыккан.

news_top_970_100
Чаллы кешесе музыка кычкыртканга кисәтү ясаган күршеләренә пычак кадаган
pixabay.com/ru

Чаллыда яшәүче 32 яшьлек ир-ат тулай торактагы бүлмәсендә аракы эчеп, кычкыртып музыка тыңлап утырган. Күршедә яшәүче ир-ат белән хатын-кыз музыка тавышына зарланып кисәтү ясаган. Низаг сугышка әверелгән. 32 яшьлек ир-ат пычак алган һәм күршеләрнең икесенең дә күкрәгенә кадаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы тикшерүгә сылтама белән хәбәр итте.

Урынга полиция хезмәткәрләре килә, алар җәнҗал чыгарган ир-атны тоткарлый. Ир-ат исә полициягә дә сүгенеп кычкыра.

Ир-атка карата «үтерергә маташу», «хакимият вәкилен кимсетү» маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Бу кеше әле былтыр гына төрмәдән чыгуы ачыкланган. Ул үз әтисен үтергән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100