Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы кешесе Кара диңгез төбендә якташы югалткан акча янчыгын тапкан

Чаллы кешесе Кара диңгез төбендә якташы югалткан акча янчыгын тапкан

news_top_970_100
Чаллы кешесе Кара диңгез төбендә якташы югалткан акча янчыгын тапкан
Чаллыда яшәүче ике кеше гаҗәеп хәлгә очраган. Үзара таныш булмаган ике ир-ат аерым-аерым Кара диңгез буена ял итәргә барган. Бер ир-ат акча янчыгын диңгездә төшереп калдырган, икенчесе су төбенә төшкәндә шушы янчыкны тапкан. Әлеге вакыйга турында "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

Рөстәм исемле эшмәкәр ир-ат бу көннәрдә гаиләсе белән диңгез буенда - Судак шәһәрендә ял итә. Рөстәм ласты һәм битлек киеп, диңгез төбенә чума. Диңгез күренешләренә сокланып йөргәндә Рөстәм төптә яткан акча янчыгын күреп ала. Ул күннән эшләнгән була. Рөстәм янчыкны җиргә алып чыга һәм эчен ачып карый. Янчыкта берничә банк картасы, машина йөртү таныклыгы, 3300 сум акча була. Акча янчыгы су керми торган материалдан ясалган, аның эчендә әйберләр дә чыланмаган.

Рөстәм документлар табуы турында социаль челтәрләргә хәбәр яза. Үзенең өйдә калган улының телефон номерын күрсәтә. Шулай ук Судак шәһәрендә тукталган адресын да яза. "Бу ир-ат документларсыз гына ерак юлга ничек чыгар дип борчылам", - дип тә өстәп куя. 

Шулай итеп табылдыкның хуҗасының да Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ир-ат булуын ачыклыйлар. 

"Челнинские известия" хәбәрчесе Рөстәмнең улы Руслан белән элемтәгә керә. "Документ хуҗасы табылды", - дигән Руслан. Әйберләрен югалткан ир-ат якташына ничек итеп рәхмәт әйткәне генә билгеел түгел, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100