news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы кешесе часовня һәм зиратта сәдака өчен куелган тартмалардан акча урлаган

Чиркәүдәге сейфны ачып акча урлаган кеше тотылган. Ул Яр Чаллы кешесе булып чыккан. Бу хакта "Нократ" газетасы яза.

news_top
Чаллы кешесе часовня һәм зиратта сәдака өчен куелган тартмалардан акча урлаган

Мамадыш шәһәре янындагы Баркас елгасы ярындагы чишмә күптәннән билгеле. Кешеләр бирегә су алырга киләләр һәм, чишмәне карап тору өчен, сәдака акчалары калдыралар. Акча елга буендагы часовня сейфында саклана.

Быелның июлендә сейфны ватып акчаларны алалар, ут баганасын җимерәләр һәм бассейнга ташлар ыргыталар. 

Бу җинаятьне Яр Чаллы кешесе эшләгәне ачыкланган. 

Моңа кадәр дә ул берничә тапкыр хөкемгә тартылган була. 

Шушы ук кешенеңТүбән Ушмы авылындагы зиратта сәдака өчен куелган тартманы ватып,  акча  урлаганы ачыкланган. Монысын ул беренче урлаудан соң ук башкарган. Әлеге факт буенча тикшерү эше бара.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар