Чаллы күгендә сәер яктылык: нәрсә булды бу? (видео)
Социаль челтәрләрдә раштуа төнендә булган сәер яктылыкның нәрсә икәнен ачыкларга тырышалар.
![Чаллы күгендә сәер яктылык: нәрсә булды бу? (видео)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/1/7/c610448203dbb33f77e205e403fe706410fe262420c0f85f634bd3554555.jpg)
Шаһитлар әйтүенчә, яктылык вакытында һава дулкыны да сизелгән. Бу хәл бүген, җиденче гыйнварда 0.20 минутта була.
Яктылыкны Татарстанның көнчыгыш районнарында - Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Чистайда яшәүчеләр дә күргән. "ВКонтакте"да бу күренешнең Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә дә күзәтелүе әйтелә.
"Ап-ак күк йөзен күрдем".
"Салют аталар дип уйлаган идем, бер генә тапкыр булды. Салют булмаган икән", - дип яза кулланучылар.
Күп шәһәрләрдә берьюлы булганлыктан, бу метеорит дип фаразлаучылар да бар. Удмуртиядә яшәүчеләр тәрәзәләр зыңгылдаганы турында яза.