Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы халкы Украинада һәлак булган Артур Шәрәфиев белән хушлашты

Егет белән хушлашырга дип, туганнарыннан кала шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Артур укыган белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләре дә килгән. Артур Шәрәфиевне соңгы юлга залп белән озаттылар.

news_top_970_100
Чаллы халкы Украинада һәлак булган Артур Шәрәфиев белән хушлашты
https://chelny-izvest.ru

22 март көнне Чаллы шәһәрендә Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган Артур Шәрәфиевны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта шәһәрнең рәсми сайтында хәбәр ителде, дип яза «Казанские ведомости» газетасы.

Матәм чарасында Артурның туганнарыннан тыш шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм егет укыган белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләре дә булган, диелә әлеге хәбәрдә.

«Ул — чын герой. Без аяз, тыныч күк йөзе астында яшәсен өчен ул барысын да эшләде. Ата-анасы аның уңышлары белән горурлана иде. Хәзерге вакытта бернинди кайгы уртаклашу сүзләре дә Артурның әти-әнисенең кайгы-сагышын баса алмас. Сезгә һәм барлык туганнарыгызга да шушы авыр минутларда чыдарлык сабырлык, түземлек телим. Без дә сезнең белән кайгырабыз. Геройга мәңгелек дан! Ватаныбыз герое мәңге хәтерләрдә калыр!» — диде шәһәр мэры.

Артур кечкенәдән Ватанына хезмәт итәргә хыялланган. Урта мәктәптә укыганда ук ул шәһәр конкурсы нәтиҗәләре буенча «Лучший часовой Поста № 1» исеменә лаек булган. «Ышанычлы, тыныч һәм бик җаваплы иде», — ди аның турында 2014-2019 елларда 1нче санлы пост җитәкчесе Роза Хәкимова.

2016 елда егет Мәскәүдә Билгесез солдат кабере янында мактаулы хәтер вахтасы алып бара. Ул узган елның август аеннан Россия кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итә башлый.

Артур Шәрәфиевны соңгы юлга залп белән озаталар. Элегрәк «Татар-информ» егетнең «Батырлык ордены»на тәкъдим ителүен язган иде.

«Челнинские известия» газетасы Артур укыган политехник көллияте директоры Илдар Ганиев сүзләрен китерә: «Артур безнең көллиятнең якты йолдызы һәм иң яхшы укучыларының берсе иде. Без аны мәңгегә шулай истә калдырырбыз. Геройга мәңгелек дан», — ди Илдар Ганиев.

Директор әйтүенчә, Артур дисциплиналы булган, яхшы укыган һәм беренче көннәрдән үк төркемнең старостасы урынбасары булып торган. Уку йорты данын инглиз теле һәм һөнәри осталар олимпиадаларында катнашып яклаган, диелә әлеге хәбәрдә.

Артурның абыйсы Альберт Рахмановка якын кешесе турында сөйләве авыр була. «Безнең Артур иң яхшысы иде. Туганнарына гына түгел, башкаларга да ярдәм итәргә тырышты. Ул минем күз алдымда үсте. Җәен каникулларга Азнакай районына кайта иде, бергә балыкка йөрдек. Хәрби хезмәткә китәр алдыннан интернеттан карап мотоцикл җыйды. Без аны бервакытта да онытмабыз», — диде абыйсы.

Артур Шәрәфиев Чаллы зиратында күмелде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100