news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы егетләре машина түбәсенә һәм капотына утырып йөргән - видео

Аларга ЮХИДИ штраф салган.

news_top
Чаллы егетләре машина түбәсенә һәм капотына утырып йөргән - видео

Чаллыда ике машинаның түбәсенә һәм капотына берничә егет утырып йөргән. Бу вакыйга төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә чыккан. 10 февральдә әлеге кадрларны ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп алган.

Өстәвенә бер егет ике машинаны тоташтырып «сузылып яткан», ул берьюлы ике автомобильдә «бара».

Автоинспекторлар ачыклаганча, машина хуҗалары — 20 һәм 22 яшьлек ике егет. Аларга иминлек каешын эләктермәгән, пассажирлар утырту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф салганнар. Берсенең ОСАГО полисы да булмаган, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар