Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы егете арендага алынган 20 миллионлык «Lamborghini» машинасын бәрдергән

25 яшьлек эшмәкәр егет машина йөртү таныклыгын бер ай элек алган.

news_top_970_100
Чаллы егете арендага алынган 20 миллионлык «Lamborghini» машинасын бәрдергән
https://ren.tv/

Сочи шәһәрендә яшәүчеләр 20 миллионлык «Lamborghini» катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары булган. Һава шартлары һәм юл начар булу сәбәпле, кыйммәтле автомобиль юл кырыендагы киртәгә килеп бәрелгән. Машина йөртүчесе һәм янәшәсендәге пассажирга зыян килмәгән, ә менә машинага кыйммәтле ремонт таләп ителә. Бу хакта РЕН ТВ яза.

Чит ил машинасының руле артында 25 яшлек Чаллы егете, шәхси эшмәкәр Кирилл Леонов булган. Кириллның машина йөртү таныклыгын әле 18 мартта гына алганлыгы билгеле. Ул машинаны арендага алып торган. 

Италия кроссоверы руленә машина йөртү таныклыгы һәм паспорты булган теләсә кем утыра ала. Бары тик үзең белән 75 мең сум акчаң булу кирәк — чит ил машинасын бер тәүлеккә арендага алу шулай бәяләнә. 

Машинаның хуҗасы - Петербургта яшәүче эшмәкәр ханым. Ул идарә итә торган компания люкс класслы спорт һәм элиталы чит ил машиналарын арендага бирү белән шөгыльләнә. «Lamborghini» Мираслава Тиханованың машиналар коллекциясе бизәге булган. 

Супер машинаның ремонты якынча биш миллион сумга төшәргә мөмкин. Машина иминләштерелгән, әлбәттә. Ләкин таныклык алуына нибары бер ай булуга карамастан, 20 миллион сумлык «Lamborghini» руле артына утырырга җөрьәт иткән егетнең нинди хәлдә булуын да исәпкә алачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100