news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы читендә җыелган пычрак сулыкка аккошлар төшкән

Ә шәһәр үзәгендәге күлләвекне кыр үрдәкләре үз иткән.

news_top
Чаллы читендә җыелган пычрак сулыкка аккошлар төшкән
https://pixabay.com/ru

Чаллының яңа 65 микрорайоны янәшәсендәге кар сулары эрегәннән җыелган сулыкка аккошлар төшкән. Бу турыда «Челны онлайн» инстаграм аккаунты хәбәр итә. Видеодан күренгәнчә, җыелып торган су пычрак булса да, аккошлар үзләрен яхшы хис итә. Дөрес, әлеге «күл» кипкәч, аккошларга яңа сулык эзләргә туры киләчәк.

Ә «Азатлык» мәйданында җыелган зур күлләвекне кыр үрдәкләре үз иткән. Шәһәр үзәгендә коенучы ике үрдәкне үтеп баручылар видеога төшергән.

«Безнең шәһәр авыл кебек», «Безнең сазлыклар алар өчен файдалы булгач та шат инде», «Мөмкинлек булганда сокланып калырга кирәк», «Куркыта күрмәгез, озын юл үткәннәр, арганнар. Ял иткәч, үзләре кире очып китәчәк», «Мондый сазлык булу җитәкчелеккә хурлык. Әле ярый кошлар бу турыда белми», — дип комментарийлар яза шәһәр халкы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар