Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы бакчачылары елгадагы кондызларның буаларын җимерә

Бакчачылык ширкәтендә су җитми башлаган.

news_top_970_100
Чаллы бакчачылары елгадагы кондызларның буаларын җимерә
https://pixabay.com/

Быел эссе җәй булу сәбәпле, Чаллыда бакчачылык ширкәтләрендә су җитми. Кечкенә сулыкларда су биеклеге кими. «Росинка» ширкәтендәге меңләп бакчачы Бескачанка елгасыннан су ала. Тик аларга көн саен 8 сәгать урынына атнасына өч тапкыр 2 сәгать кенә су алырга рөхсәт ителә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Өч ел бар да яхшы иде. Ә хәзер елга кипте, ике тәүлек эчендә дә су бик аз җыела», — ди ширкәт рәисе Владимир Герасимов.

Өстәвенә, елгада кондызлар буалар ясап, бик күп урынны били башлаган.

«Бакчачыларның берсе көндез аларның корылмаларын җимерә, төнлә алар кабат төзеп куя. Бөтенебез бергә җыелып, Бескачанка һәм Батрачка елгаларндагы буаларны җимерергә туры килде. Кондызларга тимәдек, алар өскәрәк китте, башка буа ясап куйдылар», — ди ул.

2010 елда биредә 12 июльдә бакчаларга су бирүне туктатканнар. Быел да шул хәл кабатланырга мөмкин, ди Герасимов.

Яңгыр булмаса, елга бер ай эчендә кибеп бетәр дип фаразлыйлар.

«Росинка» ширкәтендәге су проблемасын Игенче авылы янында буа ярдәмендә хәл итәргә җыеналар.

Бакчачыларның кондызлар белән көрәше турында Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына экологлар хәбәр иткән инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100