Чаллы администрациясенең 29 яшьлек фотографы вафат булган
Ул температурасы күтәрелү турында сторислар куйган.
Чаллы администрациясенең матбугат хезмәтендә эшләүче 29 яшьлек фотограф Ринат Шәйхитов вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Ринатның инстаграмдагы сәхифәсендә шул хакта язма чыккан.
«Дуслар, шалтыратмагыз, бу — дөрес, иртәгә төшкә кадәр җирлиләр, вакытын әйтербез», диелә.
Ринат кичә көндез температурасы күтәрелү турында сторислар куя, берничә сәгатьтән аның үлүе билгеле була. Температурасы 39,1 градус була.
Ике айдан Ринат 30 яшьленен бәйрәм итәсе ид, диелә хәбәрдә.