Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чал чәчләрдән котылу өчен бәрәңгене ничек кулланырга?

Башка бәрәңге боткасы сылагыз һәм 15 минут тотып торыгыз.

news_top_970_100
Чал чәчләрдән котылу өчен бәрәңгене ничек кулланырга?
https://pixabay.com

Иртәме-соңмы, бөтен кешенең чәченә чал керә, чәч агара башлый. Буяп кына ак чәчләрдән бөтенләй котылып та булмый. Бу эштә бәрәңге ярдәм итәр. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган. 

Бәрәңгедә катехолаза дигән матдә бар. Аны тән тиресе, пигмент тапларын бетерү өчен косметика продуктларында кулланалар. Бәрәңгене чәч өчен файдаланып та була. Буяудан аермалы буларак, бәрәңге зарарлы да түгел.

Берничә бәрәңгене кабыгын әрчемичә генә 20 минут чамасы пешерегез. Аннары кабыгын чистартып, блендерда ваклагыз. Шушы ботканы аерым савытка салыгыз.

Чәчне югач, бәрәңге боткасын массажлый-массажлый башка, чәчләргә сылагыз. 15 минут чамасы тотып торыгыз. Аннары чәчне яхшылап юыгыз. Бәрәңге исе чыгып бетсен өчен, кондиционер кулланыгыз.

Берничә тапкыр куллангач, файдасын үзегез күрерсез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100