Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чакмагыштан татар егете Илмирның әнисе: «Балаларым үз телләрен сата торган түгел»

Туры эфир барганда рус телендәге сорауга татарча җавап биргән татар егете Илмир бер көндә танылды. Аның видеосын бик күп пабликларда күрергә була. Интертат укучыларын Чакмагыштан татар егете белән таныштыра.

news_top_970_100
Чакмагыштан татар егете Илмирның әнисе: «Балаларым үз телләрен сата торган түгел»
Видеодан скриншот

Журналистның рус телендә биргән соравына татарча җавап биргән егет кем ул? Ул — Башкортстанның Чакмагыш районы Рапат (Рапатово) авылында яшәүче Илмир Миңникәев (паспорты буенча — Ильмир Миннекеев, Илмирның әнисе фамилияләренең татарча язылышы Миңникәйев булуын әйтте). Аңа 23 яшь. Мәктәпне тәмамлагач, лицейда автомеханик белгечлеген алган. Ерак Көнчыгышта, Уссурийск шәһәрендә армия хезмәтендә булып кайткан. Хәзер өйдә маллар карау һәм техника ремонтлау белән шөгыльләнә. Яраткан шөгыле — атлар.

Бу видео күпләрне шаккатырды дисәм дә, һич арттыру булмас. Бөтен татар телле дөнья рус теленә яраклашып яшәгәндә, ул рус телендәге сорауга татарча җавап биреп кенә калмады, «Үзең берәр ничек русчага күчерерсең», — дип журналистны да таң калдырды булса кирәк. Бер мизгел эчендә популярлык казанып өлгергән татар егете Илмир белән сөйләшеп алдык.

Беренче зур уңыш

Бөтен татар дөньясы «Үз сүзен әйтә алучы, чын татар егете бит бу», дип шау килгәндә, Илмир моны гадәти хәл дип кабул итә. Ул бит бернинди дә үзгә эш эшләмәгән, бары тик үз туган телендә — татар телендә генә сөйләшкән.

Видео таралгач, Илмирны күп җирдә таный башлаганнар. «Популярлыкның яхшы якларын гына күрдем әлегә. Ничек аңларга да, аңлатырга да белмим. Белмәгән кешеләр дә килеп исәнләшә башладылар. Таныш кызлар да котлап яздылар. Аннары Татарстан һәм башка районнардан, гомумән бер белмәгән кешеләр дә «Афәрин!» дип язды. Видео астындагы комментарийларны карап алдым. «Безнең егет, чын егет», «Булдырдың», «Үз телен онытмый», дигән уңай сүзләр калдырганнар.

Бу бит алдан әзерләнеп куелган түгел иде. Кинәт кенә, уйламаганда шулай килеп чыкты. Мин ат белән чабып кына килдем дә, мине шунда ук сөйләшергә дип алып киттеләр. Әле тын да ала алмадым. Каушап та калдыммы шунда. Мин татарча да, русча да әйбәт сөйләшәм», — дип сөйләде Илмир.

Бу — Илмирның беренче ярышы һәм беренче зур уңышы. Әлеге ат чабышында ул үзенең атында чапмаган. «Авыл сабан туенда гына чапканым һәм төрле бүләкләр дә алганым булды, тик болай итеп зур ярышта кубок алуым беренче тапкыр. «Терра Башкирия» дип аталган ат чабышы иде, беренче килдем. Чабышта катнашкан ат минем үземнең атым түгел. Аның белән ярышта карнашырга сорадылар гына.

Бер көн алдан килеп, ат белән танышып әзрәк йөрдем дә, икенче көнне инде чабышта катнаштым. Ат бөтен әйберне дә аңлый бит ул, бик сизгер хайван. Бер көн йөртсәң атны, ул да, син дә ияләшә башлыйсың бер-береңә.

Үземнең Буян исемле чабыш атым бар. Аңа азрак булса да тавыш күтәреп җибәрсәм, аны аннары берәр сәгать тынычландырып булмый. Шуның өчен мин атыма акырмыйм да, сукмыйм да. Тыныч кына йөртергә тырышам атларны.

Алга таба, Аллаһы боерса, булачак сабан туйларында да чабышка керергә дип уйлап торам. Районда 5 июньдә сабантуй булачак, шунда барырга ниятлим», — ди егет.

Авылы — ярты җаны

Авыл тормышының аерылгысыз өлеше булган терлек, маллар Илмирның җанының да шундый ук өлешенә әйләнгән. Ул шәһәр тормышын күз алдына да китерә алмый. Бөтен яшьләр шәһәр дип хыялланганда, Илмир авылда тәмен белеп яши. «Авылда яшәве бер дә күңелсез түгел. Саф һавасы, иркен. Шәһәрдә тын алулары да икенче төрле бит ул. Авылда кая барасың килсә, шунда барып була. Мондагы рәхәтлек беркая юк. Эссе көннәрдә рәхәтләнеп су керәбез. Кичләрен дуслар белән капка төпләрендә җыелышып утырабыз, районга барып киләбез. Бик күңелле яшибез без.

Күп авылларда мәктәпләр бетә бит, шуннан да кеше шәһәргә күчәдер инде. Әле минем соңгы күзәтүләрем буенча, шәһәр кешеләре дә авылга кайта башлады. Бигрәк тә олыгайгач. Үземнең дус малайларым да 27 яшькә җиткәч, кире авылга кайттылар», — ди ул авылны мактап.

Илмирның сөйләменнән үк аның тыйнак булуы аңлашылып тора иде. Үзе турында сөйләргә бик яратмый. Ә атларга булган мәхәббәте әби-бабаларыннан ук килә икән.

«Без кечкенәдән ат карап, ат дип үстек. Әтиебез һәрвакыт атлар тотты. Минем әнинең әтисенең — картәтәйнең дә аты бар. Әнинең мәрхүм абыйсы да шулай ук чабыш атлары белән шөгыльләнгән. Менә мин дә хәзер аның эзләре буенча китәргә дип уйлап йөрим.

Гаиләбез белән ат җене кагылган безгә, атлар яратабыз без. Быел бераз өйрәтеп, икенче елга энемне дә чабышта катнашырга өйрәтергә дип хыялланам әле», — дип киләчәккә булган планнары белән дә бүлеште Илмир.

Алар гаиләдә 6 кеше. Әнисе — Ләйсән, әтисе — Илнур. Илмир гаиләдә иң олы бала. «Минем 22 яшьлек апаем (сеңлем) Гүзәл һәм мәктәптә укый торган ике кечкенә энем — 14 яшьлек Эльвир, тугыз яшьлек Илсур бар әле. Гүзәл инде кияүдә, үз тормышы белән яши. Әти белән әни безнең бер соравыбызны да кире какмадылар, шул ук вакытта без иркә булып та үсмәдек. Алар ничектер шул алтын урталыкны тапканнар диимме соң. Үзебез дә артыгын сорамыйча, булганның кадерен белә идек», — ди Илмир әти-әни тәрбиясе хакында.

 «Балаларым үз телләрен сата торган түгелләр»

Илмирның әнисе Ләйсән ханым белән дә элемтәгә кердек. «Һәрбер әти-әни үз баласы өчен шатланадыр инде. Болай булыр дип көтмәгән идек. Үзебез дә аптырадык. Нәрсәне генә карасак та, гел улыбызны күрсәтәләр, ул килеп чыга. Шатланабыз, горурланабыз аның белән, Аллаһка шөкер.

Без авыл тормышында яшибез. Балаларыбыз эшсөяр булып, мал арасында үсте. Үзебез үрнәк күрсәтеп, кул астында үстеләр. Көчләре җитмәгәндә үзебез ярдәм итә идек. Хәзер инде зурлар, барысына да көчләре җитә. Балаларыбыз уңган, аларга сүз әйтерлек түгел, Аллаһка шөкер.

Вата-җимерә русча сөйләшкәнче, үз телеңдә җавап бирү яхшырак бит инде. Беренче әйткән сүзләре дә татар телендә иде, әтисе һәм мин өйрәткән туган теле бит ул аның. Кая барсагыз да, үз телегезне югалтмагыз, дип өйрәттек. Русчаны алар болай да белә. Каушап та, киткәндер инде улым. Башта башкортлар сорау бирде, аларга да татарча җавап бирде. Балаларым үз телен сата торган түгелләр.

Без бөтен гаиләбез белән атлар яратабыз, гомер буе. «Чабыш аты алып бир әле», — дип сорагач, әтиләре колын алып кайтты. Аны өйрәттеләр. Быел сабан туена шуның белән керергә дип уйлап тора инде.

Берсе дә шәһәргә китәбез дими. Аларга маллар, җир кадерле. Шәһәрдә нишләсеннәр алар. Авылда кеше бер дә югалып калмый. Эше дә, ашы да була. Авыл кешесенең бөтен әйбере дә үзендә.

Атларны без балалар яратканда тотабыз дисәм, дөресрәк булыр. Ул атларның эш эшләгәннәре юк. Кыш көне 1-2 тапкыр җигеп тирес түксәләр генә, ә болай техникалары бар, бар эшне шуның белән эшлиләр.

Быел 3 нче сыйныфны бетерә торган улыбыз да атка атланып малларны көтүгә озата. Гаиләдә һәрбер баланың аты бар, әле иптәшем белән миңа да кала», — дип сөйләде Илмирның әнисе Ләйсән ханым.

Илмирның әтисе Илнур әфәнде ирләргә хас булганча, күп сөйләргә яратмый. Ул механика буенча белем алган, җирле «Победа» хуҗалыгында погрузчик тракторда эшли. «Әти-әни дип, татарча теле ачылган бала, әлбәттә, туган телендә җавап бирә. Без аларны теге ярамый, бу ярамый дип өйрәтмәдек. Киресенчә, эшләребез, гамәлләребез аркылы тормыш иптәшем белән үрнәк күрсәтергә тырыштык. Тел мәсьәләсендә дә шулай ук. Укулары да татарча булды. Шәһәрдән кайткан балалар янында да татарча сөйләшегез, дип әйтәбез инде», — диде Илмирның әтисе.

Гаиләнең мөлаемлыгы һәр әйткән сүзләреннән беленеп тора иде. Алар туган телемне, авылымны, әти-әниемне яратам, хөрмәт итәм дип кычкырып сөйләп йөрми, ә моны үзләренең гамәлләре, намуслы эшләре белән һәрдаим исбат итеп торучылар рәтеннән.

Илнур һәм Ләйсән Миңникәевләр өчен уллары Илмирның татар телендә җавап бирүе гадәти хәл булса, башкалар өчен, бигрәк тә татар телле дөнья өчен ул бүгенге көннең, безнең реаль тормышыбызның чын каһарманына әверелде. Телебез сагында мондый гаиләләр һәм Илмир кебек кыю егетләр торганда, аңа куркыныч янамый әле!

Бусы кызлар колагына: эшчән, акыллы, тәртипле татар егете Илмирның күңелен әле берәү дә яулап өлгермәгән икән!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100