Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Чак кына йөрәгем тотып алмады": Илмира Нәгыймова кызына ни булган?

Кып-кызыл авызлы сабый чын күңелдән сөенеп авызын күрсәтә.

news_top_970_100
"Чак кына йөрәгем тотып алмады": Илмира Нәгыймова кызына ни булган?
Җырчы Илмира Нәгыймова нәни кызы Ясминәнең кызыл авызлы сурәтен инстаграмда күрсәтте.

"Менә ничек ирен буярга кирәк, кызлар. Карагыз әле сез бу актрисага. Әбисенең сумкасын актарган. Чак кына йөрәгем тотып алмады күргәндә. Нәрсә булган дип?! Ну рәхәтләнеп көлдек соңыннан әбисе белән", - дип язган Илмира.

Видеодагы кадрларда Ясминә тыела алмыйча көлә. "Кеше куркытырсың", ди аң әнисе. Бала иннекне кемнекен алганын да яшерми. "Әбинекен алдыңмы", дигәч, "әйе", дип башын селкетә.

Инстачылар сабыйга соклана. "Күз тимәсен", "матурлыкны берничек тә бозып булмый", дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100