Бу ризыкны әзерләү өчен әзер катлы камыр, бәрәңге, фарш һәм гөмбә, тозлы кыяр, сыр кирәк булачак.
Беренче эш итеп бәрәңге пешерергә, боламык ясарга, аннары ит белән гөмбәне бергә кыздырырга, кыярны турарга.
Камырны шакмаклап кисәргә, бәрәңге боламыгы, фарш белән гөмбә, тозлы кыяр салырга һәм өстенә сыр уарга.
Ике ягыннан көймә сыман итеп чеметеп куярга, йомырка белән майларга һәм 20 минутка 180 градуска кадәр кызган мичкә куярга.