Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаң: кечкенә күлләр юкка чыгарга тора

Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты галимнәре чаң суга: Лаеш районындагы күлләрне тернәкләндерү буенча ашыгыч чаралар күрелмәсә, алар алдагы унъеллыкта җир йөзеннән юкка чыгарга мөмкин.

news_top_970_100
Чаң: кечкенә күлләр юкка чыгарга тора

Татарстан галимнәре Лаеш районындагы кечкенә күлләргә үткәрелгән морфометрик тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Республика экологлары төбәк әһәмиятенә ия табигать һәйкәлләренә караган 12 сулыкны өйрәнде. Күлләрне үлчәделәр, су өслеге мәйданын һәм тирәнлеген билгеләделәр. Тикшеренүләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы заказы буенча 2016 елның җәендә үткәрелде.

Алынган нәтиҗәләрне 1942 һәм 1969 еллардагы мәгълүматлар белән чагыштырып карагач, алар күңелне юата торган булып чыкмады. Уртача алганда, күлләрнең акваториясе 30 процентка кимегән, ә унике сулыкның бишесе 75 ел эчендә 50-75 процент су өслеген югалткан. Галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән график сурәттә күлләрнең саегуы, аларның тирәнлеге һәм мәйданы кимүе бик ачык күренә.

Бу - табигый һәм техноген сәбәпләргә бәйле, ди галимнәр. Беренче чиратта, җир асты чыганакларыннан рациональ файдаланмау нәтиҗәсендә, әлеге сулыкларны туендырып торучы җир асты суларының биеклеге кими. Шулай ук торак йортлар һәм юллар төзү, җирләрне сукалау, бакчачылар үз кишәрлекләрендә куллана торган ашламаларның суга агып төшүе дә үз эшен эшли. Галимнәр сулыкның картаю процессын да кире какмый. Хәер, кемнең гаебе күбрәк икәнлеген бер Ходай гына белә.

"Табигать һәйкәле статусы... матурлык өчен генәме?"  

Закон нигезендә, табигать һәйкәле статусы бирелгән күлләрдә аларның сакланышын боза торган теләсә нинди эшчәнлек тыела. Чынлыкта исә аларга йогынты ясау берничек тә чикләнми. Галимнәр билгеләп үткәнчә, аеруча саклана торган табигать территорияләре саналган күлләрнең акваторияләре һәм яр буе зоналары ял итү урыннары сыйфатында, эчү һәм хуҗалык максатларында су алу, торак һәм сәнәгать объектлары, җәйге лагерьлар кору өчен актив кулланыла.  

Табигать һәйкәле статусы бирелгән күлләрнең, кеше күзеннән читтәрәк урнашкан сулыкларга караганда, хәле аянычрак та. Аларга күл янәшә булганга гына дача алган күпсанлы бакчачыларга түзәргә туры килә бит.   

ТР Фәннәр академиясе Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, биология фәннәре  кандидаты Дмитрий Иванов болай дип билгеләп үтә: «Кешеләрне сулыкларның яр буйларында, алар табигать һәйкәлләре саналса да, ял итү мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә ярамый. Кызганыч ки, күл буена ял итәргә килүчеләр санын җайга салу мөмкинлеге юк. Беренче чиратта, бу – Зәңгәр күлләр кебек аеруча популяр су объектларына кагыла. Җайга салу дигәндә, чүп-чар җыю өчен контейнерлар урнаштыру, әлеге территорияләрдән каты көнкүреш калдыкларын чыгару системасын оештыру күздә тотыла.  

Шулай ук биредә көтү йөртүне дә тыя алмыйбыз, гәрчә теоретик яктан бу дөрес булыр иде. Мал көтү – суның сыйфатын начарайтучы, аның яшелләнүенә һәм суүсемнәр белән каплануына китерә торган фактор. Өстәвенә, көтү йөргәндә яр буе зонасы, туфрак катламына зыян килә, күлнең төбенә ләм утыру процессы көчәя.

Ә төзелешләр алып бару «Аеруча саклана торган табигать территорияләре турында»гы федераль закон нигезендә тыела. Узган елда бу мәсьәләне хәл итәргә тырышып караганнар иде.  Нигездә, су буена юлны япкан коймалар хакында сүз барды. Белүемчә, республиканың кайбер районнарында суд карары нигезендә алар сүтелгән. Әмма сусаклау зонасында төзелгән бер генә йортны булса да сүткәннәрен ишеткәнем юк әле».

Галимнәр тикшерелгән күлләрнең өчесен «үлеп бара торган» сулыклар категориясенә керткән. Алар – Никольский авылы янындагы Кара күл, Сапуголи һәм Столбище күлләре.

Тернәкләндерү чараларын дөрес үткәргән очракта үлеп баручы күлләрне терелтергә дә мөмкин, дип саный Иванов. Биредә су төбен утырмалардан чистарту һәм күлне тирәнәйтү хакында сүз бара. Бу – бик чыгымлы эш. Моңа миллионлаган сум акча таләп ителә. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Лаеш районының Пиголи авылы янындагы күлгә икенче сулыш өрәләр. Ул күп еллар дәвамында авылда яшәүчеләрне туендырып торган, биредә балык тотканнар, су алганнар. Бу – җирле хакимият башлангычы, аның акчасына эшләнә. Пиголи күлен тернәкләндерү – уникаль проект. Ул әле төгәлләнмәгән. Күлне тернәкләндерүнең тагын бер универсаль һәм арзанлы ысулы бар – ышыклау полосасы итеп агачлар утырту.  Билгеле булганча, урманнар суны үзенә тарта.

Бәлки нәкъ менә шуны истә тотып, төбәкләрдәге аеруча саклана торган табигать территорияләре Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагына тапшырылгандыр да?  Күлләрне терелтү өчен җитәрлек күләмдә акча булмагач, һичьюгы яр буйларына агач утыртсыннар дип...

"Авылы – бар, күле – юк"

Чиста күлне дә үлеп баручы сулыклар рәтенә кертергә мөмкин. Әлеге күлнең су өслеге 6 мәртәбә кимегән, үзәненең 80 проценттан артыгы тулысынча кипкән. 6 метр тирәнлегендәге акваториясе генә калган.   

Дмитрий Иванов әйтүенчә, күлнең саегуына нәкъ менә бакчачылар гаепле: «Моңарчы бернинди тоткарлыксыз күлгә агып төшкән су хәзер кишәрлекләрдә кала. Бернинди  контрольсез борауланган скважиналарны да шуңа өстәргә кирәк. Аларның һәркайсына – лицензия бирелергә, судан файдаланучы һәркем учетка куелырга тиеш. Бакчачыларның беркайчан да учетка басмаячагы аңлашыладыр. Кемнең нәрсә бораулаганын тикшерү мөмкин түгел диярлек. Скважиналар саны бер күлдә генә дә меңгә җитә!» 

Чиста күлнең язмышы шул исемдәге бакчачылык ширкәте рәисе Эдуард Штейнгартны да борчый. Ул берничә ел дәвамында Лаеш районы хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, быел ТР Дәүләт Советының экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Таһир Һадиевка да бу хакта хәбәр иткән, тик нәтиҗәсе генә юк. Штейнгарт миңа бер документ – төбәк әһәмиятенә ия һәйкәл - Чиста күлнең 2008 елның 22 декабрендә бирелгән паспортын күрсәтә. Аңа карагач, аһ иттем. Бу бит күл түгел – хәзинә! Аның яр буенда нинди генә тереклек ияләре яшәмәгән, нинди генә үсемлекләр үмәгән. Озын колаклы ябалак, диңгез акчарлагы, бакыр елан, ак төнбоек һ.б. Дөрес, ул вакытта инде аларның саны ике мәртәбә кимегән. Ә бүгенге хәлләрне сөйләп торасы да юк – күл буенда дистәләгән коттедж калкып чыккан, асфальт юл салынган.  

Штейнгарт әйтүенчә, якын-тирәдә генә 8гә якын коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте, ерактарак тагын 12гә якын дача бар. Эдуард Михайлович кешеләрнең нәкъ менә биредә кишәрлек алырга омтылуын искә төшерә. Кызыгырлык та шул: янәшәдә генә күл, искиткеч матур урыннар... Бүген исә бакчачылар һәм биредә даими яшәүчеләр аркасында күл үлеп бара. Ул инде берничә ел язын ярларыннан ташып чыкмый икән.  

Чиста күлнең сакланышы өчен Лаеш районының Орел авыл җирлеге һәм «Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе җаваплы. Табигать һәйкәленең паспортында шулай диелгән. Ягъни Лаеш районы җитәкчелеге дә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы да җавап бирә. Әмма чынлыкта моның киресе күзәтелә.

Татарстан – күлләргә бай республика. 1969 елгы «ТАССРның күлләр кадастры»нда 9762 объект теркәлгән. 1990 еллар ахырында алар 8111гә калган. Шул рәвешле, соңгы ярты гасырда Татарстан территориясендә 2700дән артык күл юкка чыккан.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100