Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаңгы шуарга чыккан Әнвәр Нургалиевны тәнкыйтьләгәннәр

Җырчы чаңгыда шуганын видеога төшергән.

news_top_970_100
Чаңгы шуарга чыккан Әнвәр Нургалиевны тәнкыйтьләгәннәр
«Татар-Информ» архивы

Әнвәр Нургалиев 2022 елны чаңгыда шуудан башларга булган. Ул чаңгы шуарга тырышуын видеога төшергән.

«Армиядән кайтканнан бирле баскан юк иде чаңгыга, ә элегрәк бер ярышны калдырмый идем. Бу елны чаңгыдан башладык», — дип язган җырчы.

Кайчандыр чаңгы ярышларында катнашкан егетне шуа белмәүдә һәм спорт белән шөгыльләнү өчен дөрес киенмәүдә тәнкыйтьләгәннәр.

«Минем шикелле чаңгыда басып тора алмыйсыз», - дип язучыга икенчесе: «1 гыйнварда һәркем аягында басып тора алмый», - дигән.

«Шуа белмисез — техниканы да белмисез, көчегез дә юк», «Син шәп артист, җырла гына», «Мондый кием белән чаңгы шуарга чыкмыйлар», «Чаңгы шуганда бүрек кимиләр, күзгә төшә бит» кебек комментарий калдырган «оста спортчылар».

Әлбәттә, җырчының яраткан тамашачы яклап та чыккан: «1 гыйнварда чаңгыга баскан бит әле», «Беренче көнгә яхшы», «Супер! Күңел өчен чыккан бит ул, ярышта түгел».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100