Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаңгы курортында фаҗига: Таудан ишелгән кар астында калган өйдә ир, хатын, бала үлгән

Мәрхүм ир белән хатынның олы улының да сөякләре сынып беткән. Аны дүрт сәгать чамасы эзләгәч, исән килеш тапканнар.

news_top_970_100
Чаңгы курортында фаҗига: Таудан ишелгән кар астында калган өйдә ир, хатын, бала үлгән
https://24.mchs.gov.ru

9 гыйнварга каршы төндә Красноярск өлкәсендәге Норильск шәһәре янындагы тау чаңгысы курортында фаҗига була. Биредә төн уртасында таудан кар ишелеп төшеп, берничә корылма кар астында кала. Урынга тиз арада волонтерлар һәм коткаручылар килә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ике кеше кар астыннан үзләре чыга. Алар җитди имгәнмәгән. Эзләүчеләр иртәнге якта 14 яшьлек үсмерне табып ала. Ул кар астында 4 сәгать чамасы яткан, аның сөякләре сынган, өшегән урыннары күп. Бераздан коткаручылар аның 38 яшьлек анасының мәетен таба. Көндезге унбердә малайның яшь ярымлык энесенең мәетен, аннары көндезге берләр тирәсендә 45 яшьлек әтисенең мәетен табалар.

Курорт йортлары тау битендә урнашкан. Кар ишелеп төшкәч, көртләр һәм төзелеш корылмалары калдыклары күп булу сәбәпле, коткаручыларның эше катлаулы була. Гадәттән тыш вакыйга тау битендә булу сәбәпле, техника алып килү дә мөмкин түгел. 

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Хәзерге вакытта коткару эшләре тәмамланган, волонтерлар һәм коткаручылар «хәлдән килгән барысын да эшләдек», дип белдергән, диелә бу хәбәрдә.

14 яшьлек үсмер үзе хастаханәдә, аның хәле авыр, шулай да стабиль. Бу турыда Красноярск өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Малайны тикшерделәр, аңа тиешле ярдәм күрсәтелә, ул реанимациядә. Хәле авыр, шулай да стабиль», — дип аңлаткан министрлык вәкиле.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, кар көрте «Гора Отдельная» дип аталган ял базасы директоры яши торган йортка беренче булып ишелеп төшкән. Һәлак булучылар — база җитәкчесе, аның хатыны һәм яшь ярымлык баласы, имгәнгән үсмер — аның улы.

«Гора Отдельная» — Норильск кешеләре яратып ял итә торган урын. Биредә тәҗрибәле чаңгычылар һәм сноубордчылар да, әле башлаучылар да шөгыльләнә ала. Берничә ел элек капиталь ремонттан соң турбаза, кафе бинасы ачылган. Аерым номерлар да, өйләр дә бар. 

«Фаҗига төнендә биредә кешеләр булу сәер, биредә директор гаиләсеннән тыш, тагын 35 кеше булган. Алар зыян күрмәгән. Соңгы көннәрдә һава торышы шуарга мөмкинлек бирми, буран котыра, температура да 25 градустан түбән була», диелә бу хәбәрдә.

Красноярскидагы коткаручылар мәктәбе җитәкчесе Вера Савина сүзләренчә, кар төнлә, бер сәбәпсез ишелеп төшү — сәер күренеш, андый хәл булмый диярлек. «Чаңгычыларның берәрсе кар массасын пычак белән кискән кебек горизонталь юнәлештә узган булуы ихтимал. Тик төнлә беркем дә шумаган бит», — ди Савина.

«Комсомольская правда» сайтының чыганагы тау бите каралмаган булуы ихтимал дип фаразлый. «Кар бик күп җыелган да критик массага җиткән булуы бар», — дигән ул.

Норильск шәһәрендә 10 гыйнвар матәм көне дип игълан ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100