Чәйне ничек итеп эчү яман шеш китереп чыгара?
«Чәйнең температурасын аңлау өчен бармак тыгып караудан да яхшырак ысул тәкъдим итә алмыйм», — ди табиб.
Эндокринолог Зөһрә Павлова чәй эчү онкология барлыкка китерергә мөмкин булган очраклар турында сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Зөһрә Павлова сүзләренчә, үңәч яман шеше кайнар эчемлекләрне күп итеп эчә торган халыкларның «милли авыруына» әверелгән. Кайнар чәй тамакны пешерә, шуннан соң лайлалы тышчаларның күзәнәкләре үзгәрә.
Павлова ун ел дәвамында Иранның төньяк-көнчыгышында яшәүче кешеләр төркемен күзәтә. 328 кешедә үңәч яман шеше ачыклана, 90 процент очракта авыручылар көненә кимендә 700 мл кайнар чәй эчүен билгелиләр.
Чәйнең идеаль температурасы 60 градус булырга тиеш. «Бу — кайнар, ләкин пешерми. Чәйнең температурасын аңлау өчен бармак тыгып караудан да яхшырак ысул тәкъдим итә алмыйм. Түзәрлек булса, чәйне эчәргә ярый», — ди ул.
Табиб чәйнең файдалы үзлекләрен дә искәртә. Бу эчемлек организмнан начар матдәләрне кудырырга, кайсыбер чәйләр бөерләрне дәваларга да ярдәм итә.
Шулай ук чәйнең зыяны да бар. Ул организмнан файдалы матдәләрне дә юдырып чыгарырга, кальций, В төркеме витаминнарын киметергә дә мөмкин. Чәйне ашаганнан соң 1 сәгать узгач эчәргә кирәк, диелә хәбәрдә.