Чәйне нәрсә файдалы итә?
Кытайда һәм көнчыгышның башка илләрендә чәй файдалы эчемлек булып санала. Беренче чиратта, аны тонуста булу, кәефне яхшырту һәм барлык чирләрне, шул исәптән, яман шешне кисәтү өчен дә кулланалар. Моның өчен хәтта фәнни нигезләр дә бар.
Бүгенге көндә чәй, судан кала, дөньядагы иң популяр эчемлек булып санала. Аны дару буларак 3500-4000 ел элек Кытайда куллана башлаганнар. Ә безнең эрага кадәр II гасырга чәй эчү традициясе бөтен Үзәк Азия буенча тарала. Ефәк, фарфор белән беррәттән, чәй дә Бөек ефәк юлы буйлап алып кайта торган төп товарларның берсе була.
Теләсә нинди чәй — кара, яшел, ак, сары, улун яки пуэрны бер үк — Camellia sinensis дигән үсемлек яфракларын киптереп ясала. Camellia sinensis төренең барлык танылган вәкилләре — культуралы үсемлекләр. Аларның табигатьтә үсә торган кыргый аналоглары табылмаган, дип яза РИА Новости.
Төр атамасының икенче өлеше «Кытай» дип тәрҗемә ителә. Шулай да, галимнәр чәй агачының өч төрле генетик линиясен яки сортын аера. Кытай чәе көньяк Кытайда үсә. Ә ике Һиндстан чәе — Кытайның Юньнань провинциясендә һәм Һиндстанның Ассам регионында үсә.
Чәй нәрсәдән тора?
Тәмле тәменнән һәм хуш исеннән тыш, чәй бик күп файдалы үзлекләргә ия, алар чәй яфракларында барлыкка килә торган икенчел метаболитларның биологик тәэсиренә нигезләнгән. Бу химик матдәләр үсемлеккә үсәргә ярдәм итә һәм кайберләренең кеше өчен дә бик файдалы булуы ачыкланган. Болар, беренче чиратта, кофеин, катехиннар һәм L-теанин.
Кофеинның тәэсире яхшы билгеле. Ул көчле психостимулятор, аны баш авыртуны басар өчен, акыл һәм физик эшчәнлекне арттыру, йокы килүдән һәм депрессиядән арыну, сулыш алу һәм йөрәк эшчәнлеген стимуляцияләү өчен кулланалар. Кофеин иң күбе кара чәйдә, бераз улунда һәм бик аз гына күләмдә яшел һәм ак чәйләрдә бар.
Катехиннар— полифеноль кушылмалар, көчле антиоксидант. Ул үсемлекләрдә әчү стрессыннан котылырга ярдәм итә, ә кеше организмында күзәнәкләрне какшата торган ирекле радикалларны нейтральләштерә. Катехиннар кара чәйгә караганда, яшел һәм агында күбрәк, нәкъ шулар эчемлеккә эчкелтем тәм бирә.
Чәйдә дүрт төрле катехин бар. Аларның иң көчлесе эпигаллокатехин галлаты (EGCG). Бер чынаяк яшел чәйдә ул кофеинга караганда шактый күбрәк.
L-теанин — табигый аминокислота, молекуляр төзелеше буенча ул глутаминга охшаш. Бу матдәләр тынычландыру эффектына ия, баш мие эшчәнлеген активлаштыра, когнитив функцияләрне яхшырта, депрессияне бетерә, кәефне күтәрә. L-теанин кофеин белән бергә яхшы нәтиҗә бирә.
«L-теанин» дигән яшел чәй экстрактын стрессны бетерә, хәтерне яхшырта торган азыкка өстәмә буларак тәкъдим итәләр. Әмма тикшеренүләр теанинның яшел чәйгә караганда, карасында күбрәк булуын ачыклаган. Һәм ничек кенә сәер булмасын, аның максималь күләме пакетлы чәйдә булган.
Яшел чәй организмны яман шештән саклый аламы?
Эпигаллокатехин галлаты антиконцероген үзлеккә ия. Беренче чиратта, ул апотоз барлыкка китерә, ягъни шеш күзәнәкләрен үтерә, ә якындагы сәламәт тукымаларны саклап кала. Галимнәр ачыклаганча, бу бәйләнеш фермент комплексын киметә. Ул протеасома буларак билгеле, аны яман шеш күзәнәкләре апотозга каршы тору өчен биомолекулаларны таркатуда куллана.
Шулай ук EGCG һәм чәйдәге башка катехиннар кислородның актив формаларын (АФК) — токсик молекулалар барлыкка килүне булдырмый. АФКлар яман шеш күзәнәкләре үсешенә китерергә мөмкин. Шулай ук шешне кислород һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итә торган кан тамырлары барлыкка килүгә дә каршы тора.
Хайваннарда уздырылган күпсанлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, яшел чәйдәге экстрактлар онкология авыруларын кисәтү өчен бик нәтиҗәле һәм алар шеш үсүне туктата. Әмма мондый тәҗрибәләрдә катехиннар күләме артык күп һәм кешенең бавыры өчен куркыныч булырга мөмкин. Ябыгу өчен катехинлы БАДлар кулланган кешеләр дә мондый проблема белән очрашкан.
Әмма хайваннар белән уздырылган эксперимент нәтиҗәләрен кеше өчен таратканда сак булырга кирәк. Яшел чәйнең яки аның кайбер химик компонентларының рактан саклый алуы турында язмалар фәнни басмаларда даими басылып тора.
Әйтик, 2016 елның масштаблы тикшеренүе яшел чәйне даими куллану яман шештән үлү куркынычын 8-21 процентка киметүен күрсәткән. Бу тикшеренүдә 1990-2006 елларда 164 меңнән артык кытайлының сәламәтлек торышы тикшерелгән.
Нидерландта уздырылган когорт тикшеренүе барышында галимнәр 120 мең кешенең сәламәтлек күрсәткечләрен анализлаган. Алар чәй куллануның яман шештән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүне киметүен ачыклаган.
Чәй нервларга ничек тәэсир итә?
Чәйнең баш миенә һәм нерв системасына тәэсире беренче чиратта L-теанин белән бәйле. Дөресрәге, аның ике нейромедиаторы — гамма-аминомасляная кислота һәм глутамин кислотасы яки глутомат белән бәйле.
Бу ике матдә чәйгә уникаль үзлекләр бирә — эчемлек тынычландыра һәм энергия бирә, йокыны китермичә, киресенчә, игътибарны яхшыртып, стрессны киметә. Шул ук вакытта ике кушылма да нейробиологик процессларны эшләтеп җибәрә, дофамин һәм серотонин гормоннарын эшләп чыгара.
Йокысызлык һәм деменция белән көрәш
L-теанин йокысызлыктан арынырга ярдәм итә, йокының сыйфатын яхшырта, тынычландыра дигән мәгълүмат бар.
Кытай галимнәре ачыклаганча, озак вакыт даими рәвештә чәй эчү картайгач деменция һәм Альцгеймер авыруы куркынычын киметә. Гомере буена көн саен бер генә чынаяк булса да чәй эчкән кеше, бөтенләй чәй эчмәгән кешегә караганда, 55 яшенә мәгълүматны яхшырак истә калдыра һәм эшкәртә.
Кәефне һәм баш мие функцияләрен яхшыртуда төп рольне нәкъ L-теанин уйный. Ул гематоэнцефалик барьерны бик җиңел үтә һәм баш мие активлыгына йогынты ясый. Ә моңа табигый ноотроп прераратларның бик азы гына сәләтле. Әмма галимнәр ачыклаганча, аның тәэсире чәйдәге кофеин һәм катехин белән көчәя. Димәк, табигать безнең өчен оптималь эчемлек булдырган.
Кем озаграк яши?
Антиконцероген һәм психотроп үзлекләреннән тыш, чәй башка файдалы үзлекләргә дә ия. Ул инсульт һәм кискен йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә, кан басымы уйнау белән көрәшә, кандагы шикәр күләмен киметә, диабет белән көрәшү өчен күзәнәк механизмнарын эшләтеп җибәрә һәм гомерне озынайта.
Күптән түгел Кытай Медицина фәннәре академиясе China-PAR проекты нәтиҗәләрен бастырды. Анда ил халкы арасында йөрәк-кан тамыры авырулары барлыкка килү куркынычы бәяләнгән. Башка факторлар исәбендә галимнәр чәйнең кеше сәламәтлегенә йогынтысын да тикшергән.
Гомер буе чәйне даими эчкән кешеләрдә йөрәк-кан тамыры авырулары һәм инсульт килеп чыгу куркынычы 39 процентка, ә үлемгә китерә торган йөрәк авырулары 56 процентка кимрәк булган. Ә барлык сәбәпләрдән үлем куркынычы чәйне аз эчкән яки бөтенләй эчмәгән кешеләрнекенә караганда, 29 процентка азрак булган.